tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дүртөйледә татар мәдәнияте көне узды
Дүртөйледә татар мәдәнияте көне узды

Дүртөйледә татар мәдәнияте көне узды

Башкортстанның Дүртөйле районы Иске Яндыз авылында татар мәдәнияте көне узды. Аның кысаларында борынгы татар халык йолалары, бәйрәмнәреннән күренешләр сәхнәләштерелде, кул эшләре, аш-су күргәзмәләре оештырылды.

Татар мәдәнияте көне чикләрендә район күләмендә татар халык җырларын башкаручылар конкурсы игълан ителгән иде.

Тамашачылар алдында 23 конкурсант, барлык осталыгын, сәләтен эшкә җигеп, халык җырларын башкарды.  Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локмановтан, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Азамат Гыйльмановтан, Мәдәни-ял итү үзәгенең мәгълүмат-аналитика бүлеге мөдире Гөлназ Мусинадан торган жюри, гадел бәһа биреп, җиңүчеләрне билгеләде.

Дүртөйле районының Иванай авылыннан көчле һәм моңлы тавыш иясе Лира Рәхимова төп призга – Гран-прига лаек дип табылды. 1нче урынны үзе баянда уйнап җырлаучы Нәзилә Нуриәхмәтова яуласа, 2нчедә –  Эльза Әхмәдиева һәм Рәүф Кашапов.3нче дәрәҗә Диплом исә Алсу Әкрамовага һәм Артур Ширгазинга тапшырылды. Аларга истәлекле бүләкләр, акчалата премия бирелде.

Фото: Гөлназ Мусина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*