tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дзержинскида Муса Җәлил музее яңадан ачыла
Дзержинскида Муса Җәлил музее яңадан ачыла

Дзержинскида Муса Җәлил музее яңадан ачыла

Дзержинскида кабат Муса Җәлил музее ачыла. Бу хакта Нижгар татарлары сайтында хәбәр ителә.

Муса Җәлил музеен Дзержинск шәһәренең Җирле милли-мәдәни мохтарияте бинасында урнаштырырга тәкъдим ителә. Кайчандыр данлыклы булган Муса Җәлил музее, шулай ук татар көнкүреше музее берничә ел ябылып торган.

Җирле милли-мәдәни мохтарияте рәисе сүзләренчә, тарих фәннәре профессоры О. Н.Сенюткина белән очрашулардан соң, шуның нәтиҗәсе булып, тиздән Дзержинск татарлары турындагы китап дөнья күрәчәк. Анда татарларның бу шәһәргә ничек килеп яши башлаулары, татар җәмгыятен һәм икенче мәчет төзелешен башлап җибәрүчеләр, аны төзекләндерүне дәвам итүчеләр турында һәм тагын бик күп кызыклы язмалар урын алачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*