tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әбекәй-матуркай
Әбекәй-матуркай

Әбекәй-матуркай

30 нчы сентябрьдә Пенза өлкәсенең Каменка районындагы  Кикино авылы мәктәбендә өлкәннәр көне уңаеннан чара узды. “Әбекәй-матуркай” дип аталучы кичәдә бәйге оештырылды. Анда мәктәптә белем алучы балаларның дәүәниләре катнашты. Барлыгы 8 кеше.

Әбиләр оныклары белән бергәләшеп, үз гаиләләре хакында сөйләде, җырлар җырладылар, оныкларының чәчләрен үреп күрсәттеләр, сорауларга җавап бирделәр. Үзләре белән төрле татар ашлары да әзерләп килгәннәр иде.

Өлкәннәрне хөрмәтләп оештырылган бәйрәм бик күңелле узды. Һәр номинациядә җиңүчеләр билгеләнде, аларга бүләкләр тапшырылды.

Эльмира Васильева,
Пенза өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*