tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Әбием” Россия Президенты грантын отты
“Әбием” Россия Президенты грантын отты

“Әбием” Россия Президенты грантын отты

15 июньдә Координацион комитет утырышында Россия Федерациясе Президентының гражданнар җәмгыятен үстерү өчен грантларын бирү буенча икенче конкурста җиңүчеләр билгеләнде. Конкурска 2020 елның 26 февраленнән 6 апреленә кадәр рекордлы санда проектлар җибәрелгән -11 085. Аларның 2 402се бәйсез экспертиза нәтиҗәләре буенча гомуми суммасы 4,6 млрд. сум булган ярдәм алачак.

Әлеге күпләр хыялланган конкурста  Төмән өлкәсенең “Әбием” автоном коммерцияле булмаган социаль адаптация һәм мәдәни үсеш үзәге дә (директоры – Рамилә Канбәкова) 500 мең сум грант отты. Ялуторлы әбиләр төп составын тәшкил иткән “Әбием”леләр нинди проект белән дәрәҗәле жюри әгъзалары күңелен яулый алды икән? Бу сорауны үзәкнең директор урынбасары Әлфия Кәбировага бирдек:

– Без беренче тапкыр Президент грантына гариза бирдек, бик җентекләп әзерләндек, семинарларда катнаштык, лекцияләр тыңладык, Президент гранты буенча кулланмалар укыдык, гариза, проектның барлык детальләрен уйладык. Безнең гариза да шактый югары балл алып, җиңүчеләр арасына керде.

Әлеге проектыбыз себер татар әбиләренең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән. Ялуторда пенсионерлар өчен хезмәтләр бар, әмма татар әбиләренең үзенчәлеге шунда: алар үзләренең этник тирәлеген өстен күрәләр, һәм, нәтиҗәдә, шәһәрдә булган чараларда катнашмыйлар, яки анда бик сирәк баралар. Шуңа күрә без алар үзләре өчен уңайлы рәвештә, аларга якын мохиттә кирәкле хезмәтләрне үзләштерсеннәр, өйрәнсеннәр дип безнең проектны булдырдык.

Әбиләр өчен төрле чаралар берничә юнәлештә оештырылачак.

1. Компьютер грамоталылыгы курслары – цифрлы сервислар белән эш итәргә өйрәнсеннәр дип, әбиләр коммуналь хезмәтләр өчен өйдән чыкмыйча түли, дәүләт хезмәтләреннән һәм башка электрон сервислардан файдалана алсын өчен эшлибез. Шулай ук социаль челтәрләрдән файдалансыннар, ютубтагы видеороликларны да карарга мөмкинлек туачак (концертлар, мастер-класслар һәм башкалар). Моннан тыш, без интернетта мошенниклардан ничек сакланырга кирәклеген сөйләячәкбез һәм күрсәтәчәкбез.

2. «Тере акыл» нейростудиясе – әбиләргә акыл, хәтер ышанычлылыгын, игътибарлылыкны озак сакларга ярдәм итәчәк. Димәк, яшьлекне озынайтачак.

3. Иҗади мастер-класслар – барлык төрдәге кул эшләрен яратучылар өчен без әбиләргә үз серләре белән уртаклашачак, иҗатта үз-үзләрен күрсәтүнең яңа ысулларына өйрәтә торган сәләтле осталарны алып киләчәкбез.

4. Әбиләр өчен төрле темаларга, шул исәптән икътисади, юридик, сәламәтлек һәм башкалар буенча дәресләр үткәреләчәк.

Проектта барлыгы 70тән дә ким булмаган хатын-кыз катнашачак. Без Ялутор әбиләрен дә, Ялутор районы авылларында яшәүче хатын-кызларны да катнашырга чакырабыз.

“Әбием” Ялутор шәһәрендә 2016 елда оештырылды. Ул үзе дә социаль проектның бер өлеше. Актив, куллары эшкә оста әбиләр татар кәләпүше тегә башлыйлар. Аннары бияләй, җылы оекбаш һәм башка күңел җылылыгын биреп башкарылган кул эшләре интернет кибетләре аша бөтен дөньяга тарала. Җитәкчеләренең дә, әбиләрнең дә идеяләре чиксез. Алар гел татар аш-суы, кул эшләре буенча мастер-класслар үткәреп, яшь буынга белгәннәрен өйрәтеп, төрле конкурсларда катнашып торалар. Әлеге проект та “Әбием”нең үсешендә бер ныклы адым булырга ошаган. Уңышлар сезгә, татар әбиләре!

Гөлнур ВӘЛИЕВА

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*