tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Әбикай-матуркай” бәйгесенә йомгак ясалды
“Әбикай-матуркай” бәйгесенә йомгак ясалды

“Әбикай-матуркай” бәйгесенә йомгак ясалды

17 декабрьдә Пензаның Киров исемендәге мәдәният сараенда (ЦКиД) Пенза өлкәсе татарлары өчен зур вакыйга булды.

Биредә өлкәнең татарлар яшәгән барлык районнарыннан үзләренең гаиләләре һәм җанатарлары (болельщиклары) белән чибәр әбиләр “Әбикай-матуркай” бәйгесенә килделәр. Алар районнарда җиңеп чыккан әбикайлар. Бу Йомгак, ягъни финал бәйгесе булачак. Алдарак әбиләр районнарда ярышты. Бәйгенең төп уздыручысы: Пенза өлкәсендәге “Ак калфак” татар хатын кызлары оешмасы һәм өлкә татар мәдәният мөхтәрияте. Бәйгене оештыручылар фойега хатын-кыз кул чигүләре экспонатлары, курчаклар куйганнар. Аларның авторлары Тумеркина Фирдәус, Равилә Акжигитова (Кучер), Асия Канеева(Каменка), Альфия Патеева (Кикин авылы), Кузнецкий һәм Шемышейский районнар иделәр. Бәйгегә килгән хөрмәтле кунаклар шул күргәзмәне карап чыктылар.

Бәйге 13 сәгатьтә башланып китте. Баштан “Ак калфак” тарафыннан эшләнгән эшләр турында экранда презентация күрсәтелде. Бәйгедә мактаулы кунаклар катнашты: Баш калабыз Казаннан Бөтендонья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе К. Р. Идрисова, Өлкә татар милли-мәдәни мөхтәрияте башкарма комитеты рәисе Б.У.Акжигитов, Татарстан, Зеленодольск районы, “Ак калфак” оешмасы рәисе, – Г. Р. Саттарова, Татарстан, Балтач районы “Ак калфак” оешмасы житэкчесе урынбассары- Г. Гарипова, Ульяновск өлкәсенең мәдәният һәм ял итү идарәсе җитәкчесе Н. М. Нугаева һәм “Сияние” хәйрия фондының рәисе, Пенза шәһәре Думасы депутаты Ж.З.Туктаров.

Бәйге башланыр алдыннан котлау сүзләре белән сәхнәгә чыкты Пенза өлкәсе Җирле иҗтимагый оешмасы татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Б.У. Акжигитов, ул бәйгедә катнашучыларга һәм оештыручыларга уңышлар теләде. Бәйгене оештыручы Пенза өлкәсе “Ак калфак “ оешмасы рәисе Э.Васильева сәхнәдән эшләнгән эшләр һәм киләчәктә эшләнәчәк планнар белән таныштырды, Татарстаннан Бөтендонья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе К. Р. Идрисова үзенең чыгышына, үзе җитәкләгән оешманың эшләре турында, татар хатын-кызларының гаиләдәге киләчәк буынга тәрбия бирүче, җәмгыятьтәге урыны турында сөйләде. аерым алганда, киләчәктә әниләргә дип, бала туганнан алып 18 яшенә кадәр тәрбия, киңәш итә торган диск чыгарырга планга куелган. Шулай ук, Пенза өлкәсендә актив эшләп килүче “Ак калфак” оешмасының рәисе Э, Васильеваның эшчәнлеген дә мактады. “Әбикай-матуркай”ны ди ул, хәзер Рәсәйнең башка тәбәкләрендә дә уздырырга җыеналар. Аннары шулай, диде: “Сезнең өлкәдән татар мәдәниятенә зур өлеш көрткән күп шәхесләр чыккан, менә киләсе 2017 елда сезнең өлкәдә, Урта Әләзән авылында бөтенруссия авыл Сабантуе узачак, мин өлкәгездә яшәп килгән татар хатын-кызларына, дәү әниләргә мөрәҗәгать тә итәм, мин нәрсә киеп чыгармын бу Сабантуйга, диярсез. Милли киемнәр, калфаклар киегез, шаккатып торсыннар башка регионнардан килгәннәр. Алар: “Менә Пенза хатын-кызлары үз йөзләрен саклап калганнар, диярләр”, – диде ул.

Бәйгедә катнашкан әбикайлар шундый номинацияләрдә ярыштылар:

“Сәхнә энҗесе”,

“Гүзәл энҗе”,

“Уңган энҗе”,

“Сөйкемле энҗе”,

“Тырыш энҗе”,

Тамашачыларның көчле алкышлары астында сәхнәгә әбикайларыбыз менделәр:

(№1).Каменка районы, Кочалейка авылы Гран-при иясе Җәфәр кызы Әйшә Янаева. (№2).Район үзәге Каменка шәһәреннән -беренче урын- Исхак кызы Асия Канеева.

(№3).Пачелма районы, Решетин авылы-беренче урын-Набиулла кызы Венера Таишева.

(№4).Кузнецкий район, Бестянка авылы Гран-при иясе-Исмаил кызы Наҗия Бикмурзина . (№5).Шымышейка районы, Усть-Уза авылы, Гран-при иясе Жәфәр кызы Румия Апкаева .

(№6).Усть-Уза авылы. Беренче урын- Анвер кызы Зөхрә Надыршина.

Әбикайлар шундый конкурсларда ярыштылар:

1. Үзең белән таныштыру.

2.Үзең пешергән татар ашын күрсәтү.

3.Сорауларга җаваплар бирү. 4. Бер татар әкиятен сөйләргә.

5. Музыкаль номер куярга. (җыр).

Шушы конкурсларда әбикайлар белән аларның оныклары, уллары я кызлары булышты. Бәйге бик яхшы һәм бер җан алышыдай шома узды. Җюри әгъзалары киңәшкә киткәч бу сәхнәне артистлар яулады. Чыгыш ясады Гуркин Марат Каменка районы Качелейка авылыннан, Бареева Динара, хореография коллективы “Вдохновение” һәм башкалар.

Бәйгедә катнашкан барлык әбикайлар призлар алдылар, ә Гран- при отты Кузнецк районы Бистән авылыннан – Исмаил кызы Наҗия Бикмурзина .

Иң актив җанатар призына Шемышейка районы татар җәмгыяте оешмасы рәисе Усть-Уза авылыннан Р.Керимов лаек булды.

Алып баручылар шулай ук рәхмәт сүзләрен әйтеп уздылар матди ярдәм биргән эшкуарларга, менә алар:

1.Акжигитов Бакир Усман улы. 2.Девликамов Камил Абдулла улы. 3.Абдрашитов Тагир Равил улы. 4. Туктаров Жиганша Зейнятулла улы. 5.Аджигитов Гельфан Камилевич. 6.Михайлова Фярузә Сабиржан кызы. 7.Баткаев Исхак Якуб улы. 8.Бареев Рашид Рафаэль улы. 9.Патеева Марьям Анвяр кызы. 10.Магдеев Румиз Шамил улы. 11.Кудряков Рамил Камил улы. 12.Дасаев Сөләйман 13.Рамазанов Исхак Умяр улы.

Бәйге бәйрәмчә узды, “Ак калфак”ка уңышлар телибез һәм аларның яңа чараларын көтеп калабыз.

К.Акъегет

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*