tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Эчсәң чәй – җанннарда җәй” диләр Сабада
“Эчсәң чәй – җанннарда җәй” диләр Сабада

“Эчсәң чәй – җанннарда җәй” диләр Сабада

“Ак калфак”ның бүлекчәләре Саба районы авылларында күркәм эш алып бара. “Эчсәң чәй – җанннарда җәй” – үлән чәйләре әзерләү буенча чара.

“Ак калфак”ның бүлекчәләре Саба районы авылларында күркәм эш алып бара. Курсабаш авыл китапханәсе каршында оешкан “Ак калфак” хатын-кызлар клубына йөрүчеләр чын мәгънәсендә уңган-тырыш ханым һәм туташлар. Алар милли традицияләрне кайтару максатыннан үз куллары белән матур бизәкләр төшереп алъяпкычлар тегеп киделәр. Элек-электән алъяпкыч, өс киеменең, күлмәк шикелле үк, иң матур һәм күзгә бәрелеп тора торган өлешен тәшкил иткән.

Алар шулай ук күмәк рәвештә сөлге чигү белән дә мавыгалар. Халкыбызның милли үрнәкләрен төшереп чигелгән сөлгеләр күпләрне таң калдыра.

Апрель аендагы чираттагы утырыш “Эчсәң чәй-җанннарда җәй” дигән баш астында чәй, чәйнең төрләре, шифасына багышланып үтте. Чәй – татар халкының яраткан эчемлеге.

Чәйгә багышланып үткәрелгән чара барышында “Ак калфак” клубына йөрүче хатын-кызларыбыз чәй пешерү һәм чәй ясау буенча мастер класслар күрсәттеләр, шулай ук үзләре белән термосларга салып алып килгән үлән чәйләреннән авыз иттеләр, чәй өстәленең бизәге булган милли ризыгыбыз- ярма һәм җимеш бәлеше ашап, төрле-төрле чәйләрне авыз итеп бик матур кич утыру булды ул көнне.

Нәфыйкова Фәридә чәй турында кызыклы мәгълүматлар сөйләде, шулай ук чәйгә багышланган шигырьләр дә укылды. Чәй турында җырлар да башкарылды ул көнне, кыскасы файдалы, күңелле дә үтте чәй кичәсе.

“Чәйдән соң – күңелдә җәй” дияргә ярата безнең халык. Чыннан да, бер йотым булса да чәй эчеп куйсаң, күңелләр җылына, кәефләр күтәрелә. Көндәлек тормышта башыбыздан ашкан төрле ыгы-зыгы, эш-мәшәкатьләрдән һич тә котылып булмас шикелле. Мондый чакта чәй әзерләгәндә уянган хисләреңне искә төшерү дә җитә, тынычланып каласың, Һәм бар нәрсә дә үз урыннарына әйләнеп кайта.

Чәй – татарларның визит карточкасы, кунакчыллык символы булып тора. Безнең татар халкында һәр нәрсә чәй эчүдән башлана. Берәүләр аның безнең якларга Һиндстаннан, икенчеләр исә Кытайдан килүе турында әйтә. Шулай да галимнәрнең уртак фикеренчә, безнең якларга чәй Кытайдан килеп чыккан. Татарларда чәй эчү гореф гадәтен пропагандалаучы Утыз Имәни Әл-Болгари булган һәм ул истәлекләрендә чәйне ничек эчү турында җентекләп язып калдырган.

“Ак калфак”ның Саба районы бүлекчәсе җитәкчесе

Гөлсем Батырханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*