tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әдәби кафе»да язучы Нәбирә Гыйматдинованың автограф-сессиясе узды
«Әдәби кафе»да язучы Нәбирә Гыйматдинованың автограф-сессиясе узды

«Әдәби кафе»да язучы Нәбирә Гыйматдинованың автограф-сессиясе узды

Татмедиа бинасындагы «Әдәби кафе»да язучы Нәбирә Гыйматдинованың автограф-сессиясе узды. Яңа чыккан «Уйламаган көнем юк» китабы автографлар белән сатылды. Автор сүзләренчә, китапка ихтыяҗ зур, төрле төбәкләрдән алалар.

«Китапны чыгару проектына алынуны мин зур батырлык дип саныйм. Аны бөтен яктан уйлап тормышка ашыру — зур эш. Китапларны төрле төбәкләргә алып китәләр, сораучылар бик күп», — дип сөйләде Нәбирә Гыйматдинова.

Автограф-сессияне «Казан утлары» журналы оештырды. «Уйламаган көнем юк» китабының мөхәррире Ландыш Әдүддәрова сүзләренчә, бүген китапны сатып алу өчен Әтнәдән, Сарманнан килүчеләр булган. Алар кырыгар китап алып киткәннәр. Чувашиядән дә заказлар килгән.

Китапны алырга килүчеләр, аны туганнары, дуслары өчен алуларын әйттеләр.

«Уйламаган көнем юк» китабы «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан беренче китап. Ул «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Идел-пресс» полиграфия комплексында 2000 тираж белән басылып чыкты. Форматы — кесәгә сыя торган йомшак тышлы китап.

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*