tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әдәби марафон» проекты Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды
«Әдәби марафон» проекты Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды

«Әдәби марафон» проекты Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды

«Әдәби марафон» проекты (#әдәбимарафон) коммерцияле булмаган оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр лидерларының V Бөтенроссия конкурсында лауреат булды. Ул Россия халыклары Ассамблеясы бүләген алды. Бу хакта  «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасының гамәлгә куючысы һәм башкарма директоры, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Раил Гатауллин сөйләде.

#Әдәбимарафон проекты квартал саен «Татнетны үстерү фонды» оешмасы һәм «Татар китап нәшрияты» катнашында тормышка ашырыла. Ул татар телендә китап укуга гадәт формалаштыруга юнәлдерелгән. 21 көн дәвамында катнашучылар көн саен татар әдәбиятын укыйлар һәм «ВКонтакте» челтәрендәге үз битләрендә укылган әсәрләрдән үзләрен кызыксындырган өзекләрне урнаштыралар.

“Әлеге проект ярдәмендә катнашучылар тайм-менеджментка өйрәнәләр. Ягъни алар үз-үзләрен камилләштерү һәм үзлектән белем алуга вакыт табу өчен үз көннәрен дөрес планлаштырырга тиешләр. Биредә кешеләр шулай ук татар китапларын укучыларны һәм укылган әдәбият турында фикер алыша ала торган фикердәшләрне таба”, – дип аңлатты Гатауллин.

Александра Давыдова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*