tatruen
Баш бит / Яңалыклар / #Әдәбимарафон нәтиҗәсе: татарча китап укучы балалар саны бер елда 5 тапкыр арткан
#Әдәбимарафон нәтиҗәсе: татарча китап укучы балалар саны бер елда 5 тапкыр арткан

#Әдәбимарафон нәтиҗәсе: татарча китап укучы балалар саны бер елда 5 тапкыр арткан

Әле күптән түгел, 15 нче июль көнне, сигезенче мәртәбә россиякүләм #әдәбимарафон проекты башланып киткән иде. Белгәнегезчә, әлеге проект интернет-кулланучыларда яхшы гадәт – китап уку гадәтен формалаштыруга юнәлдерелгән.

Проект барышында 21 көн дәвамында һәр көн кулга татарча китап яисә әдәби журнал алырга, көн саен китап укырга һәм укыган әсәрләрдән иң матур һәм кызыклы өзекләрне үзеңнең социаль челтәрдәге сәхифәңдә (ВКонтакте яисә Инстаграмда) #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып барырга кирәк.

Әдәби марафон һәр квартал саен үткәрелә, ә җәй аенда проектта бары тик мәктәп укучылары һәм I – III курс студентлары гына катнаша алалар. Бу җәй айларында үткәрелгән бәйгедә барлыгы 154 бала һәм яшүсмер катнашты. Чагыштыру өчен – узган елгы җәйге әдәби марафонда барлыгы 34 бала катнашкан иде, аларның 29-ы финалга чыкты. Ягъни, узган ел белән чагыштырганда катнашучылар саны 5 тапкыр диярлек арткан.

Сигезенче марафонда 154 марафончы арасыннан 125 китап укучы финалга чыкты һәм 22 нче август көнне Казанга бүләкләү тантанасына чакырылалар.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*