tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әдәбиятка багышланган гомер
Әдәбиятка багышланган гомер

Әдәбиятка багышланган гомер

Бүген 29 августта әдәбият аксакалы булып саналган Суфиян Поварисов 90 яшьлек юбилеен каршылый.

Атна башында – 25 августта Татарстан язучылары берлеге Суфиян аганы үзләрендә зурлап котлады. Юбилярны котларга аның каләмдәшләре, күренекле язучылар, галимнәр Мирфатыйх ага Зәкиев, Хатыйп Миңнегулов, Фәрит Хатыйпов, Фоат Галимуллин, Татарстанның халык шагыйрьләре Ренат Харис, Суфиян аганың якташлары Роберт Миңнуллин белән Рәдиф Гаташ, юбиляр белән институтта бергә укыган төркемдәше Марат ага Әмирханов, Мәскәү һәм Кабарда-Балкар иленнән килгән кунаклар бар иде.

Белешмә:

Суфиян Поварисов 1924 елның 29 августында Илеш районының Тыпый авылында туып-үскән, 18 яше тулар-тулмас, фронтка китә. 469нчы мина ату полкы сафларында Курск дугасыннан башлап Украина, Польша, Румыния, Маҗарстан, Чехословакия ил-җирләре аша узып, Җиңү көнен Алманиянең Дрезден шәһәрендә каршылаган солдат, артиллерист.

С. Поварисов туган якларына 1947 елда кайтып төшә һәм Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетында белем ала. 1955-1958 елларда Татарстанның Актаныш районы Бурсык урта мәктәбе директоры булып эшли.

Соңыннан Уфага кайтып төпләнә. 1958-1960 елларда «Кызыл таң» гәзитендә эшләп ала. Бераздан мөгаллимлеккә һәм гыйльми эшчәнлеккә сәләте булган яшь белгечне Башкорт дәүләт университетына эшкә чакыралар. 1960 елдан бирле шунда татар һәм рус теле кафедрасында талипларга белем бирә. Татар филологиясе бүлегендә мөгаллимлек итеп, йөзләрчә белгеч чыгарды, фән кандидатлары әзерләде, дистәләрчә гыйльми хезмәт язды.

48 ел буе төп эш урыны университетта мөгаллимлек кылу булса да, Суфиян Поварисов гомере буе әдәби иҗат белән шөгыльләнергә дә форсат таба килде. Ул 50дән артык китап, 200дән артык фәнни хезмәт авторы. Күпсанлы романы, повестьлары, хикәяләре дөнья күрде. Мәшһүр әдип Галимҗан Ибраһимовның тормыш һәм иҗат юлына багышланган трилогия-эпопеясе белән С. Поварисов әдәбиятыбызда аеруча мактаулы баскычка менде. Газета-журналлардагы үткер публицистик язмалары белән дә еш чыгыш ясый Суфиян Поварисов.

Мөгаллимлек эшчәнлегендә Башкортстанның шактый гына шәрәфле исемнәренә лаек булды аксакал галим: Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, РСФСР атказанган югары мәктәп эшлеклесе. 2004 ел азагында, Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев фәрманы белән, С.Поварисовка «Татарстанның атказанган фән эшлеклесе» дигән югары исем бирелде.

2011 елда, татар зыялыларының күпсанлы сорауларга колак салып, Башкортстан җитәкчелеге Суфиян Поварисовка «Башкортстан халык язучысы» шөхрәтле исем бирә.

Фотолар ТР язучылары берелеге сайтыннан алынды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*