tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әгерҗе “Ак калфагы”ның планнары зурдан
Әгерҗе “Ак калфагы”ның планнары зурдан

Әгерҗе “Ак калфагы”ның планнары зурдан

Татарстандагы Әгерҗе районындагы ханымнар бергәләп “Ак калфак” оешмасында ныклап эш алып баралар.

Күптән түгел “Ак калфаклылар” һәм 107 нче балалар бакчасы педагоглары Татарстанның Әгерҗе районы Тирсә авылының ” Миләүшә” бакчасына барып кайттылар. Бу очрашуда алар төрле милләт уеннары, җырлары, ашамлыклары белән таныштырдылар. Үзләре дә удмурт халык ашы “перепечи” ясап караганнар. “Ак калфак” оешмасы рәисе Бриллиант Абдрахманова тәрбиячеләрне Кәдрия Идрисованың “Тәрбия баскычлары” фильмы белән таныштырды.

egerzhe-ak-kalfak-2Шулай ук Әгерҗе “Ак калфак” оешмасы балалар белән  Ижевск сәүдә техникумында II милләтара мәдәният мөнәсәбәтләрен формалыштыру һәм яшьләрдә толерантлык сыйфатларын булдыру “Төрлелек гармонясе” фестивалендә кунакта булып кайтты.

Планнарда 18 ноябрьда Якшур-Бодҗя авылына бару. Анда токмач кисү, калфак тегу, татар халык биюләре буенча мастер-класслар үткәрү ниятләнә.

“1 декабрьдә балалар белән “Калфак туе” уткәрергә җыенабыз. Бөтен бакча белән, эниләр белән калфак тегәбез, мастер-класслар уза. Һәр төркем балаларының үз төсе булачак”, – дип яза Бриллиант Абдрахманова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*