tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әгерҗе районында Кадыбаш мәктәбенең 120 еллык юбилеен бәйрәм иткән
Әгерҗе районында Кадыбаш мәктәбенең 120 еллык юбилеен бәйрәм иткән

Әгерҗе районында Кадыбаш мәктәбенең 120 еллык юбилеен бәйрәм иткән

Әгерҗе районы Кадыбаш мәктәбенең 120 еллык юбилеен бәйрәм иткән. Бәйрәмдә район, мәгариф идарәсе җитәкчелеге, ветеран педагоглар, төрле елларда шушы мәктәптә укыган укучылар һәм бик күп кунаклар катнашкан.

Биредәге укыту-тәрбия эшенең башлангычы XIX гасыр ахырына барып тоташа. 1898 елда Кадыбаш җирлегендә рус-башкорт училищесы ачыла. 1904-05 елларда зур яңа мәчет төзелә, шушы бинага кушып мәдрәсә дә салына. 1917 елдан мәктәптә яңа программалар буенча укыту башлана. Бу елларда Кадыбаш мәктәбе “Терәк-үрнәк мәктәп” дип йөртелә.

1932 елда бөтен авыл көче белән яңа мәктәп бинасы кулланышка тапшырыла, 1938 елдан җидееллык мәктәп оештырыла. 70нче елларда башта сигезьеллык, аннан гомуми урта белем мәктәбе статусы ала. 2011 елдан Кадыбаш урта мәктәбенә Тугызбуй төбәгенең Девәтернә, Үтәгән, Иске Эсләк, Нарат, Галидән укучылар килеп укый башлыйлар.

Үз йөзе, абруе, даны булган (2012, 2013, 2014, 2016 елларда “Иң яхшы йөз мәктәп” исеменә лаек) Кадыбаш мәктәбе якындагы тугыз татар авылының база мәктәбе булып тора. Уку йорты белән күп еллар Фәния Харис кызы Рәшитова җитәкчелек итә.

Узган уку елында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының бер миллион сумлык “Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт телләрендә иң яхшы укыту тәҗрибәсе” грантына ия булганнар.

agryz-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*