tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Екатеринбург шәһәрендә күренекле аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның истәлегенә багышланган Татар ашлары көне узды
Екатеринбург шәһәрендә күренекле аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның истәлегенә  багышланган Татар ашлары көне узды

Екатеринбург шәһәрендә күренекле аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның истәлегенә багышланган Татар ашлары көне узды

Бүген Екатеринбург шәһәрендә күренекле аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның истәлегенә  багышланган Татар ашлары көне узды. Чара 2012 нче елдан башлап, Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге тарафыннан Свердловск өлкә мәгариф министрлыгы һәм Свердловск өлкә авыл хужалыгы министрлыгы катнашында сигезенче тапкыр үткәрелә.

Татар милли ризыкларын әзерләү бәйгесендә 12 профессиональ уку йорты – көллиятләр катнашты. Жюри әгъзалары – Халыкара кулинарлар Ассоциациясе әгъзалары, аш-су осталары. Алар ризыкларның тәмен генә түгел, бизәлешен, заманча бирелүен, тәкъдим итү ысулларына да бәя бирделәр.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм Татар ашлары рецептлары язылган китаплар тапшырылды. Беренче өч урынны алучылар Казанга барып,  татар аш-су осталарыннан мастер-класс алып кайту бәхетенә ирешәчәк.

Әлеге чарада да, һәр елдагыча, даими партнер, Казан шәһәре кече бизнес һәм сервис көллияте укытучысы Елена Сивакова тарафыннан мастер-класс бирелде. Быел ул Татар ашлары көнендә катнашучыларга талкыш кәләвә пешерү ысулын өйрәтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*