tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Екатеринбург татарлары «Замандаш» театр-эстрада бәйрәме оештыра
Екатеринбург татарлары «Замандаш» театр-эстрада бәйрәме оештыра

Екатеринбург татарлары «Замандаш» театр-эстрада бәйрәме оештыра

«Екатеринбург татарлары милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы 17 гыйнварда «Замандаш» театр-эстрада мәдәни чарасын үткәрә. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Замандаш» театр-эстрада мәдәни чарасы Екатеринбург шәһәренең Ю.П. Глазков исемендәге «Эльмаш» мәдәният үзәгендә була.

Татар халкының үзенчәлеген, мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, Екатеринбург шәһәре территориясендә яшәүче Россия Федерациясенең күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту чараның төп максаты булып тора.

Чара Екатеринбург шәһәре хакимияте һәм Свердловск өлкәсенең милли-мәдәни берләшмәләре ассоциациясе ярдәмендә үткәрелә.

Программада вокал осталык буенча мастер-класс каралган. Аны халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты, «Солнцеворот» фольклор төркеме җитәкчесе, җырчы, композитор, язучы, югары категорияле укытучы Анастасия Ведерникова алып бара.

Свердловск өлкәсе китапханәсенең татар әдәбияты күргәзмәсе; татар әдәбияты әсәрләренә Татарстан Республикасы рәссамнарының иллюстрацияләре күргәзмәсе; «Бердәм халык – җиңүче халык» проект-күргәзмәсе («Җиңү һәйкәлләре» фотокүргәзмәсе, «Халыкның Бөек Ватан сугышында җиңүгә керткән өлеше турында» күргәзмә, төрле халык һәм милләт вәкилләре, Советлар Союзы геройларына багышланган күргәзмә) тәкъдим ителәчәк.

Чарага килүчеләр «Каурый каләм» интерактив программасында катнаша, Свердловск өлкәсе иҗат коллективлары һәм башкаручылары, милли-мәдәни берләшмә вәкилләре концерты була, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*