tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Екатеринбург яшьләре «Зөләйха күзләрен ача» романына анализ ясый
Екатеринбург яшьләре «Зөләйха күзләрен ача» романына анализ ясый

Екатеринбург яшьләре «Зөләйха күзләрен ача» романына анализ ясый

Екатеринбург яшьләре «Зөләйха күзләрен ача» романына анализ ясый. «Күршеләр укулары» дип аталган ачык ридинг 2 октябрьдә кичке 19:00 була.

  • Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы «Зур китап» һәм «Ясная поляна» премияләренә ия булды, 18 телгә тәрҗемә ителде, экранлаштырылды, ә хәзер кече экраннарга чыгарга әзерләнә.

«Әлеге очрашу әдәби уңыш феноменын чишү, әлеге текстның бүгенге татар мәдәнияте өчен әһәмиятен аңлау, шулай ук милли һәм гаилә истәлеген үз кичерешләрең аша кабул итү мөмкинлеген бирәчәк», – ди оештыручылар.

Очрашуны татар якташлыгы, «ЯШЕН» Урал татарлары, Екатеринбургның милли-мәдәни автономиясе оештыра.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*