tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Екатеринбургның 300 еллыгына шәһәрдә Татар бистәсе пәйда булачак
Екатеринбургның 300 еллыгына шәһәрдә Татар бистәсе пәйда булачак

Екатеринбургның 300 еллыгына шәһәрдә Татар бистәсе пәйда булачак

2023 елда Екатеринбургның 300 еллык юбилеена шәһәрдә “Татар бистәсе” туристик маршруты барлыкка киләчәк. XIX гасырда формалашкан “татар кварталы”нда бүген татарлар белән бәйле тагын бер объект төзекләндерелә башлады. Ул – XX гасыр башында татар-башкорт клубы эшләгән бина, дип хәбәр итте эшче төркем вәкиле Илдар Хәбибуллин.

XIX гасыр азагында сәүдәгәр Агафуровлар йорты урнашкан территория “татар кварталы” буларак таныла. Биредә татарлар һәм башкортлар яши. Революциядән соң, 1917 елда статский советник Федор Миллер йорты да татар мөселман җәмгыятенә бирелә. Монда төрле вакытта “Урал учагы” мөселман театры, татар-башкорт клубы, Нацмен клубы, китапханә урнашкан.

Мәдәни мирас объекты буларак, 1997 елда Миллер йорты Свердловск өлкәсенең төбәк Диния нәзарәте милкенә тапшырыла. “Бина җимерек хәлдә иде. Быел меценатлар ярдәме белән төзекләндерелә башлады. Беренче этапта – 23 августтан 5 сентябрьгә кадәр консервация эшләре үткәрелде. Төзекләндерү 20 миллион сумга төшәчәк, бу сумманың 5 миллион сумын җыясы калды. Бинаны җиһазландыру әле бу суммага кермәгән”, – диде Илдар.

Екатеринбург татарлары Ринат Əскәров, Олег Хәбибуллин, Фәрит Нәбиуллин кебек меценатлар зур ярдәм күрсәтте. Алар башка хәйриячеләрне дә бу изге эшкә өлеш кертергә чакыра. Ринат Əскәров узган елдан Свердловск өлкәсе Татар конгрессын җитәкли. “Мондый изге эштә катнашырга мин бик шат. Бу бинаның милләтебезгә, динебезгә хезмәт итүен телим”, – диде меценат.

Ике катлы бина 2021 елга төзекләндерелер, 2022 елда җиһазландырылыр һәм ачылыр дип көтелә. Биредә намаз бүлмәсе, конференцияләр залы булачак. Аны һәркем өчен ачык рухи-мәдәни үзәк итеп эшләтергә планлаштыралар. Аңа кадәр дә биредә төрле тематик чаралар оештырылып торачак.

“2023 елга Екатеринбург юбилеена без “Татар бистәсе” туристик маршрутын әзерлибез. Ул бүген Татарстан вәкиллеге урнашкан Агафуровлар утарын, сәүдәгәрләр бертуган Агафуровлар йортларын, Агафуровлар скверын, мөселман “Урал учагы” үзәген, ягъни шушы Миллер йортын үз эченә алачак”, – диде Илдар Хәбибуллин.

Лилия Гаделшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*