tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Екатеринбургның Бакыр мәчетендә Ислам дине буенча курслар ачыла
Екатеринбургның Бакыр мәчетендә Ислам дине буенча курслар ачыла

Екатеринбургның Бакыр мәчетендә Ислам дине буенча курслар ачыла

Екатеринбургның Исмагыль Әл-Бохари исемендәге Бакыр мәчетендә дин сабаклары бирелә башлый. Бу хакта “Урал татарлары” сайты хәбәр итә.

Курслар шимбә һәм якшәмбе көннәрендә узачак. Шимбә дәресләр – татар телендә, якшәмбе русча укытыла.

Биредә гарәп теле, Коръән уку, пәйгамбәрләр тарихы һ.б. юнәлешләр буенча белем алырга мөмкин булачак, диелә хәбәрдә.

Беренче дәрес 6 октябрьгә билгеләнгән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*