tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Екатеринбургта Сведлау өлкәсе татарлары конгрессының III съезды үтте
Екатеринбургта Сведлау өлкәсе татарлары конгрессының  III съезды үтте

Екатеринбургта Сведлау өлкәсе татарлары конгрессының III съезды үтте

26 сентябрьдә Екатеринбург шәһәрендә Уралдагы иң зур татар иҗтимагый оешмаларның берсе Сведлау өлкәсе татарлары конгрессы үз әгъзаларын гомум җыелышка чакырды.

Быелгы съезд – өченче. Аңа Свердлау өлкәсенең 35 муниципаль берәмлегеннән 400 ләп кеше килде. Делегатларны төбәк җитәкчеләре һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сәламләде.

Тугыз ел элек Екатеринбургның «Щелкунчик» театрында Свердлау өлкәсе татарлары конгрессының беренче җыены үткән иде. Ул вакытта аңа 24 районнан 118 кеше килгән иде. Ул вакытта делегатлар җирле татарларның милли үзенчәлекләрен, телне саклап калу проблемалары турында фикер алышканнар иде.

Бүгенге көндә “Урал татарлары” Свердау өлкәсе татарлары конгрессы – төбәктәге татар җәмәгатьчелегенең алдынгы көчләрен үзенә туплаган оешма. Аңа төрле дәрәҗәдәге җирле депутатлар, эре бизнесменнар, оешма-предприятие җитәкчеләре керә. Шуңа күрә өлкә хакимият органнары Свердлау өлкәсе татарлары конгрессын төбәк татарлары вәкиле буларак кабул итә.

“Урал татарлары” идарәсенең беренче рәисе итеп 2009 елда  Ринат Садриев сайланган иде. 2011 елда ул Татарстанның Свердлау өлкәсендәге даими вәкиле итеп билгеләнгәннән соң, рәис вазыйфаларын Фәвия Сафиуллина үтәп торды. Соңрак бу урынга Марат Салихов сайланды.

Соңгы өч елда үткәрелгән чаралар арасында өлкәнең 37 торак пунктында ел саен үткәрелүче Сабан туйлары, татар башкаручыларының “Урал сандугачы” төбәкара ачык бәйгесе, Тукай һәм Җәлил укулары аталды. Идарәнең өч елдагы эше канәгатьләнерлек дип табылды. Яңа киңәйтелгән идарәгә өлкәнең төрле районыннан 34 кеше сайланды. Марат Салихов яңа өч еллыкка рәис итеп калдырылды.

Съезд вакытында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Свердлау өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасында парламентара хезмәттәшлекне ныгытуга керткән өлеше өчен Свердлау өлкәсенең Законнар чыгару җыелышының көмеш медале белән бүләкләнде.

Татарстан сәнгать осталарының зур концерты делегатлар һәм шәһәр татарлары өчен зур бүләк булды.

Әлфия Габдүшева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*