tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Екатеринбургта «Уйнагыз, гармуннар!» төбәкара бәйгесен онлайн оештыралар
Екатеринбургта «Уйнагыз, гармуннар!» төбәкара бәйгесен онлайн оештыралар

Екатеринбургта «Уйнагыз, гармуннар!» төбәкара бәйгесен онлайн оештыралар

Екатеринбургта яшәүчеләрне милли уен коралларында уйнаучыларның «Уйнагыз, гармуннар!» төбәкара онлайн-бәйгесенә чакыралар. Бәйгедә һәвәскәр инструменталь коллективлар һәм аерым башкаручылар (баянчылар, гармунчылар, курайчылар, кубызда уйнаучылар һ.б.) катнаша ала. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Онлайн-бәйге 12 декабрьдән башлап «Свердловск дәүләт өлкә Халык иҗаты сарае» дәүләт автономияле мәдәният учреждениесе сайтында (www.sgodnt.ru) һәм «Әрәкәй авылы милли-мәдәни комплексы муниципаль учреждениесе»нең рәсми төркемнәрендә (http://arakaevo.kultur.ru/, «ВКонтакте», «Одноклассники») үткәрелә.

Бәйгедә катнашучыларның саны чикләнмәгән. Алар үзе сайлап алган бер милли әсәр тәкъдим итә.

Конкурста катнашу өчен гаризаны 7 декабрьгә кадәр е-mail:[email protected] адресына юлларга, хатта видеога сылтама күрсәтергә кирәк.

Әлеге чара Россия Президентының «Россия Федерациясендә Хәтер һәм дан елын уздыру турында»гы Указын үтәү, Свердловск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасындагы Хезмәттәшлек хакындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында, ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү һәм Свердловск дәүләт өлкә Халык иҗаты сараеның 2020 елга билгеләнгән төп чаралар планы нигезендә үткәрелә.

Конкурсны Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгы; «Свердловск дәүләт өлкә Халык иҗаты сарае» дәүләт автоном мәдәният учреждениесе;«Әрәкәй авылы милли-мәдәни комплексы муниципаль учреждениесе» гамәлгә куя һәм оештыра.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*