tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әкият» курчак театрында Миләүшә Фәйзрахманованың юбилей кичәсе була
«Әкият» курчак театрында Миләүшә Фәйзрахманованың юбилей кичәсе була

«Әкият» курчак театрында Миләүшә Фәйзрахманованың юбилей кичәсе була

Бүген, 30 июньдә, 15.00 сәгатьтә «Әкият» курчак театрының Кече тамашачылар залында театр актрисасы Миләүшә Фәйзрахманованың 50 еллык юбилеена һәм иҗат эшчәнлегенең 30 еллыгына багышланган кичә үткәрелә.

Фәйзрахманова Миләүшә Муса кызы 1968 елның 25 июнендә республиканың Биектау районы Бикнарат авылында туа. 1989 елда Казан театр училищесының “Курчак театры актеры” бүлеген  уңышлы тәмамлаганнан соң, “Әкият” Татар  дәүләт курчак театрына эшкә алына. 2004 елда ул читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать  институтын  тәмамлый.

Миләүшә Фәйзрахманова тарафыннан 50дән артык төрле пландагы образлар тудырылды, аларның һәрберсенә роль эчтәлеген тулысынча ачып бирү хас. Актриса театр коллективы белән күпсанлы Халыкара фестивальләрдә катнашты.

Театрның татар төркеме әгъзасы буларак, Миләүшә Фәйзрахманова курчак театры сәнгатен, туган телне пропагандалау эшен алып бара, төбәкләр буенча гастрольләрдә йөри,  районнарда кечкенә тамашачылар белән очрашуларда катнаша. Шул рәвешле, үсеп килүче буынны рухи яктан үстерүгә, туган телгә, милли мәдәнияткә, туган җир тарихына мәхәббәт  тәрбияләүгә зур өлеш кертә.

Миләүшә Фәйзрахманова Россиянең театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы булып тора. Театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен аңа 2014 елда  Татарстан Мәдәният министрлыгының  мактау грамотасы бирелә.

Юбилей кичәсендә актрисаны котлау чыгышлары булачак һәм Р.Мөхәммәтшинның «Өрә белмәгән көчек» спектакле күрсәтеләчәк.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*