tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “ЭкоМамадыш“
“ЭкоМамадыш“

“ЭкоМамадыш“

Мамадыш шәһәренең 3нче һәм 11нче санлы “Светлячок“ һәм “Ландыш“ балалар бакчаларында җирле “Ак калфак” кунакта булды. Анда экологик темага игълан ителгән бәйгенең I туры дәвам итә.

Һәр бакчада да экологик почмак бар. Кыяр, помидор, борыч кәлшәләре, кар эрегәнне көтеп инде зур булып үскәннәр, җәйне көтәләр. Балалар өчен эш кораллары да җитәрлек, кайсын ни өчен кулланганнарын да тәфсилләп сөйләп бирделәр. Суган кыягын да үстереп ел дәвамында даими кулланалар икән. Өченче балалар бакчасыннан рус кызы Яна Медведева татарча шигырь сөйләп барыбызны таң калдырды. 11нче бакчадан Диана Нигъмәтҗанова да шигырьне оста сөйләде. Балаларның артистлык сәләтләре бик көчле. 3 ел дәвамында барган Театралы нәниләр-2015, 2016, 2017нең нәтиҗәләре күренә. Балаларның татар телендә матур итеп сөйләшә белүләре сөендерде, бакчалардан бик шатланып кайттык.

Луиза Мисбахова,
“Ак калфак“ район мөслимәләр оешмасы җитәкчесе ярдәмчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*