tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эксперт советы әгъзалары сәнгать коллективлары өчен милли киемнәр тегүче оешмаларны сайлый
Эксперт советы әгъзалары сәнгать коллективлары өчен милли киемнәр тегүче оешмаларны сайлый

Эксперт советы әгъзалары сәнгать коллективлары өчен милли киемнәр тегүче оешмаларны сайлый

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Татарстан Республикасының “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар)” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан, Россия төбәкләре һәм чит илләрдәге татар ансамбльләре өчен милли киемнәр тегү буенча эксперт советы әгъзалары утырышы узды.

Эксперт советы составына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре, сәнгать фәннәре докторлары, Татарстан учреждениеләренең фәнни хезмәткәрләре, рәссамнар керә.

Эксперт советы утырышында милли костюмнар тегү белән шөгыльләнүче оешмалар үз продукциясе белән таныштырды. Презентациядән соң экспертлар программа таләпләренә туры килгән потенциаль оешмаларны билгеләде.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 1 октябренә кадәр Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм чит ил татар иҗтимагый оешмаларыннан сәнгать коллективларын милли киемнәр һәм милли уен кораллары белән тәэмин итү буенча гаризалар кабул ителә.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*