tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ел хуҗасы – байлык символы
Ел хуҗасы – байлык символы

Ел хуҗасы – байлык символы

Дустанә эт елына алмашка сары җир дуңгызы килә. Эт кебек, ул да миһербанлы, дустанә булырга вәгъдә итә. Дуңгыз – юмартлыкны сөя, бар нәрсәнең дә мул булганын ярата. Димәк, яңа 2019 ел безне көтелмәгән керемнәр, финанс тотрыклылыгы, күңелле сюрпризлар белән куандырачак. Үзенә бераз гына пошмаслык та хас аның. Юк-бар белән беркемне дә аптыратмастыр, мөгаен. Әмма бу эленке-салынкы йөрергә ярый дигән сүз түгел. Җир дуңгызы эшсөяр, уңган кешеләрне хөрмәт итә. Җирдә эшләп, маңгай тире белән мал табучыларга аерата хәерхаһлы булыр ул.

Дуңгыз – үрчемле җан иясе. 2019 ел ялгызларны – гаилә җылысы, өзелеп бала көтүчеләрне – сәламәт сабый, онык сөяргә сусаганнарны балдан татлы онык белән дә сөендерәчәк.

Яңа ел хуҗасының күңелен күрим дисәгез, елны каршыларга җентекләп әзерләнегез. Аның юмор яратуын һәм могҗизаларга ышануын да онытмагыз.

Яңа елны ничек каршыларга?

Дуслыкның кадерен белүче сары дуңгыз, билгеле, якын дуслар җыелган компанияләрне үз итә. Уен-көлкеле, сюрпризларга бай шаян кичәләр аңа бик тә ошый. Оптимист җан иясе саналган Яңа ел хуҗасы ялгызлыкны, моңсулыкны авыр кичерә. Дус-тату гаиләдә узган бәйрәм дә күңеленә бик хуш аның. Төрле уеннар, викториналар, лотереялар уздырыгыз, үзара бүләкләр бирешегез, ул юмартлыкны сөя.

Өйне ничек бизәргә?

Иң мөһиме: өйдә уңайлы, рәхәт мохит тудыру. Яңа ел хуҗасы якты төсләрне, кыйммәтле, затлы әйберләрне ярата. Төп төс – алтын һәм сары. Болар ак, кызыл, яшел төсләр белән дә шәп яраша. Өйне алтын төсендәге тасмалар, сары чыршы уенчыклар белән бизәгез.

Дуңгызның яратканы – чикләвек һәм әфлисун. Өйне бизәгәндә аларны да кулланышка кертеп җибәрә аласыз. Чикләвекләрне матур вазага салып, күренеп тора торган урынга куярга була. Әфлисуннарны кая урын бар – шунда тезегез.

Нәрсә кияргә?

2019 елның иң актуаль төсләре – сары, көрән, көлсу һәм алтынсу. Кофе, әфлисун, көмеш төсләре дә урынлы. Нәрсә генә кисәгез дә, иң беренче таләп – ул тәнгә рәхәт һәм уңайлы булырга тиеш. Әгәр дә яраткан күлмәгегез кызыл төстә икән, бер дә икеләнмичә шуны киегез. Ә менә аксессуарларның Яңа ел стилендә булганын сайларга тырышыгыз.

Бу җан иясе затлылыкны ярата. Яхшы тукымадан тегелгән килешле кием, зәвык белән сайланган бизәнү әйберләре, нәфис исле хушбуй, пөхтә итеп ясалган чәч – ел хуҗасы боларның барысын да тиешенчә бәяләр.

Ир-егетләргә исә көрән, ком яки кофе төсендәге киемнәр урынлы булыр. Экстравагантлыктан курыкмасагыз, кызыл-сары галстук, комач төсендәге ботинкалар, ялтыравыклы күлмәк киңәш итәр идек. Сары дуңгыз игътибар үзәгендә булырга яратса да, вульгарлыкны җене сөйми.

Табынга ни куярга?

Ел хуҗасының аппетиты яхшы, ул бөтен нәрсәне ярата. Шулай да табынның иң күрекле җирендә яшелчә, җиләк-җимеш, чикләвек торсын. Әфлисун, мандарин кебек ачык төстәге җимешләрне дә мулдан куегыз. Гөмбә белән балык ризыкларыннан да баш тартмас ул. Ә менә ит ризыкларын ел хуҗасы артык өнәми. Ләкин ни генә дисәк тә, каз һәм тавык итләреннән башка гына нинди Яңа ел булсын инде! Төрледән-төрле сырлар куярга да онытмагыз, ел хуҗасының тагын бер яраткан сые – сыр.

Табынны бизәгәндә ак, алтын төсләренә өстенлек бирегез. Алтынсу төстәге шәмнәр, чыршы уенчыклары, ап-ак тастымаллар – болар бар да бәйрәм рухын арттырачак.

Нәрсә бүләк итәргә?

Бүләкне алуы да, бирүе дә күңелле. Яңа елга якыннарыгызга, дусларыгызга бик кыйммәт булмаган күңелле бүләкләр әзерләсәгез, юмарт дуңгыз моны тиешенчә бәяләр. Ул үзе тормышта гел кирәге чыгып куя торган матур әйберләрне ярата.

Ел хуҗасы диюгә, күз алдына акча җыя торган сөйкемле дуңгыз сыны килеп баса. Өстәвенә, бу ел акча туплау, булганны арттыру өчен уңышлы булыр кебек. Алсу яңаклы дуңгыз баласы төшерелгән сөлге, өй башмагы, йокы күлмәге ише бүләкләр дә начар түгел. Гөлләр үстерергә, бакчада эшләргә яратканнарга ел хуҗасының рәсеме төшерелгән яки аның сыман йомры итеп ясалган гөл чүлмәкләре, бакча чиләкләре, бармакчалар бүләк итәргә мөмкин. Нәрсә генә бүләк итсәгез дә, чын күңелдән бирегез, иң мөһиме: күңел җылысы бит.

Яңа ел өйләрегезгә фәкать шатлык, сөенеч, уңыш, иминлек, тынычлык кына алып килсен! Кадерле укучыларыбыз, барыгызны да бәйрәм белән – 2019 елга аяк атлавыбыз белән тәбриклибез. Гел шулай бергә булыйк!

 

syuyumbike.ru

Фото: www.pixabay.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*