tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Әл-Мөнбәр” татар гәҗитенең беренче саны табылган
“Әл-Мөнбәр” татар гәҗитенең беренче саны табылган

“Әл-Мөнбәр” татар гәҗитенең беренче саны табылган

1917 елда Петербургта басылган мөселман газетының беренче саны Вәлиди исемендәге Милли китапханәнең фондларыннан табылган.

2017 елның 24 декабрендә “Әл-Мөнбәр” газетының нәшер ителә башлавына 100 ел тулды.

2015 елда, ягъни 98 ел узгач, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе мөхтәсибәте тарафыннан яңадан чыгарыла башлаган “Әл-Мөнбәр” газетының беренче саны тәкъдим ителгән. Узган ел исә, декабрь санында бу басманың иң әүвәлге саны турында мәкалә һәм фото бирелгән иде, дип яза “Башинформ”.

Белешмә: “Әл-Мөнбәр” газеты – 1917 елда Петроградта (Санкт-Петербург) чыккан татар милли-дини газетасы. Ул ислам дөньясы һәм бигрәк тә, Төркия турында күп язган.

Беренче саны 1917 елның 24 декабрендә, “Әманәт” ширкәте типографиясендә басыла. Аның барлык саннары да шул ширкәт матбагасында нәшер ителә. Газет атнага бер тапкыр, 4 битле булып чыга. Һәр санында диярлек бик озын һәм имзасыз язылган өч-дүрт сәяси мәкалә урнаштырылган була.

Газетның гомере кыска була, ул 1918 ел башында ябыла. Нашире – “Әманәт” ширкәте мөхәррире Муса Бигиев, актив язышучылары исә – Кәрим Сәгыйд һәм Әхмәт Таҗетдин.

Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*