tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ел студенты-2020” җиңүчеләре билгеле
“Ел студенты-2020” җиңүчеләре билгеле

“Ел студенты-2020” җиңүчеләре билгеле

“Пирамида” күңел ачу комплексында «Ел студенты-2020» XVI республика премиясе конкурсы финалистларын сәламләделәр. Әлеге чара ел да Россия Студентлары көнендә уздырыла. Премия 18 төрле номинациядә каралган. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Мәдәният, спорт, фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлек, студентлар үзидарәсе һәм башка өлкәләрдә үзләрен актив күрсәткән студентлар һәм коллективлар арасыннан җиңүчеләр сайланып, оештыручылардан һәм партнерлардан бүләкләр тапшырыла. Ә премиянең төп номинациясе – ул «Ел студенты» гран-присы. Әлеге исем бар юнәлешләрдә дә зур уңышларга ирешкән бер студентка бирелә.

Премиянең оештыручылары: «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Югары уку йортлары ректорлары советы.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
– Безнең дә рәхәт, кызыклы студент чаклар бар иде. Шуңа күрә без сезгә көнләшеп карыйбыз. Илнең киләчәге дә нәкъ сезнең кулларда. Бүген республикада студентларга һәм югары белем йортларына зур игътибар бирелә. Федераль программалар, республика ярдәме һәрбер кешегә профессия сайлап, үз урынын табарга, алга таба үсәргә һәм югары сыйфатлы тормышта яшәргә мөмкинчелекләр бирә. Иң мөһиме республикабыз куркынычсыз һәм перспективалы булырга тиеш. Бу юнәлештә дә актив эшчәнлек алып барыла. Гадәти тормышта ярдәм сорап студентларга еш мөрәҗәгать итәбез. Пандемия вакытында да төп волонтерларыбыз – ул студентлар. Бүген сезне шушы премия һәм Студентлар көне белән тәбрик итеп, рәхмәтләремне белдерәм! – дип котлады Рөстәм Нургали улы.

Төп номинация – “Ел студенты-2020” төп бүләге – Гран-при – В.Г.Тимирясов исемендәге Казан иновация университеты студенты Дамир Нургалиевка тапшырылды.
Номинацияләрдә җиңүчеләр исемлеге:
1.    “Ел иреклесе” – Идәлия Зиһаншина (Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе)
2.    “Ел проекты” – КДУның “Тулай торак” системасы
3.    “Ел спортсмены” – Денис Давыдов (КФУ)
4.    “Ел спорт клубы” – “КАИ Зилант” (А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты)
5.    “Ел интеллекты” – Дмитрий Ерохин (Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты)
6.    “Елның фәнни оешмасы” – “Студентлар фәнни-технологик җәмгыяте” (А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты)
7.    “Елның студентлар үзидарәсе органы” – Россия дәүләт хокук унивеситетының үзидарәсе
8.    “Ел старостасы” – Евгения Вансовская (Казан дәүләт медицина университеты”
9.    “Елның тулай торак үзидарәсе” – А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының тулай торагы
10.    “Елның чит ил студенты” – Жонибек Жафаров (КФУ)
11.    “Елның студентлар медиасы” – А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының Профком медиаүзәге
12.    “Елның медиа өлкәсендәге алдынгы студенты” – Талия Төхфәтуллина
13.    “Елның студентлар иҗади клубы” – А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының иҗади клубы
14.    “Елның студентлар иҗади коллективы” – “Real Dance” бию төркеме (КФУ)
15.     “Елның иҗади шәхесе” – Илдар Йосыпов (Казан дәүләт энергетика университеты)
16.     “Елның студетлар оешмасы” – Әлмәт дәүләт нефть институтының студентлар оешмасы
17.    “Ел җәмгыятьчесе” – Алия Миңнуллина (КФУ)

Җиңүчеләрне котлап, алга таба да уңышлар теләп калабыз!

Алсу Мансурова

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*