tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ел укучысы-2021” бәйгесендә татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштырдылар
“Ел укучысы-2021” бәйгесендә татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштырдылар

“Ел укучысы-2021” бәйгесендә татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштырдылар

Ульяновск өлкәсе районнарында “Ел укучысы-2021” конкурсының муниципаль этабы узды.

Радищево районында үткәрелгән конкурста Югары Маза мәктәбеннән Юнона Сергеева, Октябрьская урта мәктәбеннән Елена Потапова, Радищевоның 1нче санлы мәктәбеннән Марсель Абушаев белән Радищевоның 2нче санлы мәктәбеннән Алинә Аминова катнаштылар. Марсель белән Алинә милли костюмнарда чыгыш ясап, татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм йолалары, җыр-биюләре белән таныштыру максаты куйганнар иде.

Мәртәбәле жюри мәктәп укучыларының конкурска ныклап, тырышып әзерләнүләрен һәм бәйгенең барлык этапларына да җаваплылык хисе белән карауларын билгеләп үтте.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*