tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлбир Крганов: Федераль үзәк Мәскәүдә яңа мәчет төзү өчен җир урыны бирергә әзер
Әлбир Крганов: Федераль үзәк Мәскәүдә яңа мәчет төзү өчен җир урыны бирергә әзер

Әлбир Крганов: Федераль үзәк Мәскәүдә яңа мәчет төзү өчен җир урыны бирергә әзер

Россия мөселманнарының Дини шурасы рәисе Әлбир Крганов “Интерфакс”ка интервьюсында федераль үзәк Мәскәүдә яңа мәчет төзү өчен җир бүлеп бирергә әзер дип белдерде.

“Күптән түгел Сергей Собянин “Яңа Мәскәү” территориясендә Динара дини комплекс төзү планнары үзгәрешсез кала һәм федераль үзәк аны төзү өчен җир бүлеп бирергә әзер, дип белдерде. “Яңа Мәскәү” территориясендә традицион Россия конфессияләренең Ислам сегменты белән Динара үзәген төзү буенча күптән күтәрелгән тема уңай якка үсәр, башкаланың истәлекле урынына әверелер дип ышанабыз”, – диде ул.

Мәскәүдә хәзерге вакытта дүрт мәчет бар. Әлбир Крганов бу дини биналар мөселманнарны сыйдырмавын һәм яңа мәчетнең бик мөһим мәсьәлә булуын әйтте.
“Миллионлаган мөселманнар өчен мәчет кенә түгел, мәгърифәт, мәгариф һәм мәдәни үзәкләр дә төзергә кирәк. Заманча диалог мәйданчыклары кирәк һәм беренче чиратта яшьләр белән комплекслы, системалы эш алып бару зарур”, – диде Әлбир Крганов.
Россия мөселманнарының Дини шурасы рәисе мәчет төзелеше мәсьәләсен игътибардан читтә калдырмаган өчен Мәскәү мэрына рәхмәтен белдергән.

Гөлназ Хикмәтуллина

 tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*