tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлбир Крганов Казанда Россиянең беренче мөфтиенең китабын тәкъдим итәчәк
Әлбир Крганов Казанда Россиянең беренче мөфтиенең китабын тәкъдим итәчәк

Әлбир Крганов Казанда Россиянең беренче мөфтиенең китабын тәкъдим итәчәк

Казанда татар дин әһелләренең “Милли тормыш һәм дин” форумы вакытында Россиянең беренче мөфтие, Оренбург мөселман дини җыелышы рәисе Мөхәмәдҗан Хөсәенов (1756-1824) 1802 елда басмага әзерләгән китапның презентациясе узачак. Татар дөньясы өчен бу зур вакыйга 12 июньдә КФУында үтәчәк.

Мөфти әзерләгән дин галиме Мөхәммәд Устуваниның «Устувани китабы» яки «Мөһим дини мәсьәләләр җыентыгы” китабын Әлбир Крганов җитәкләгән Мәскәү мөфтияте “Зур Казан” типографиясендә нәшер итте. Бу җыентык Мәскәү мөфтиятенең дини, фәнни һәм тарихи китаплар сериясен бастыруны максат итеп куйган “Россия мөселманнары мирасы” проекты кысаларында яңадан халкыбыз хозурына тапшырыла.

1802 елда Казанда басылган китапны Мәскәү мөфтиятенә танылган журналист Рафис Җәмдихан тапшыра. Китапны янәдән бастыру эшләрен яшь галим, Татарстан Фәннәр Академиясенең татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү бүлеге институты аспиранты Александр Долгов алып бара.

Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белдергәнчә, хәзерге вакытта дини мирасыбызны яңарту, кайтару һәм революциягә кадәр динебезгә, халкыбызга хезмәт иткән шәхесләрнең исемнәрен популярлаштыру мөһим эшләрнең берсе булып тора. Шушы максатларны истә тотып, “Россия мөселманнары мирасы” проектын башлап җибәрдек. Дини һәм язма мирасны популярлаштыру мәсьәләсен 2016 һәм 2017 елларда татар китабын бастыру белән бәйле булган ике зур юбилей тагын да актуальләштерә. 2017 елда Россия императоры Павел Беренченең “Татар, фарсы, һәм гарәп телләрендә укыту һәм мәгърифәт таратуга китап бастыру өчен ирекле татар типографиясе”н ачу Фәрманына кул куюына 220 ел тула. Ә 2016 елда Казан типографиясендә беренче татар китаплары басылуга 215 ел, диде Мәскәү шәһәре һәм Үзәк регионның “Мәскәү мөфтияте”, Чуашстан Диния нәзарәте мөфтие, Россиянең Иҗтимагый Палатасы әгъзасе Әлбир Крганов.

Әлеге китап башта ул китап кулъязма рәвешендә тарала, 1802 елда беренче тапкыр Казанда китап итеп нәшер ителә. Устувани китабы 190 биттән тора. Китап ислам гыйлеменә бәйле бөтен мәсьәләрне дә күтәрә. Биредә гакыйдә, фикһ юнәлешендә бик күп сорауларга җавап бирелә.

1802 елда басылган китапта «Устувани китабы»ннан тыш, өстәмә бүлек тә бар. Ул – Хәнәфи мәзһәбе мирасы булган «Фатава Татархания». Аннан соң китапта намазда укыла торган догаларның татарчага тәрҗемәсе бирелә. Ахырда «Мөфти Мөхәмәдҗан фәтвасы» дип тәмамланган иман һәм никах яңарту текстлары бирелә. Иң ахырда китапны бастыручы Туктамыш улы Габделгазиз Бурашевка дога уку сорала.

Китап татар телендә басылды. Шулай ук басмага 1802 елда нәшер ителгән китапның фотокопиясе урнаштырылды.

Беренче Россия мөфтие әзерләгән китап 12 июньдә 15.00 сәгатьтә КФУында дин әһелләре форумының “Мәктәп һәм дин” секциясе вакытында тәкъдим ителә (Татарстан урамы, 2).

Өстәмә информация

1797 елда Павел Бернең Казанга килүе вакытында, татар байлары императорга зур бүләкләр биреп, аңа икенче тапкыр татар типографиясен ачу турындагы үтенечләрен әйтәләр. Бары тик шушы очрашудан соң гына, патша татар типографиясен ачарга рөхсәт бирә. Типографияне оештыру эшенә оставкадагы прапорщик Габделгазиз Бурашев алына һәм Павел Беренче Указы нигезендә аңа Сенаттагы гарәп шрифтларының, станокларның бер өлешен саталар. Ул аларны Казанга алып кайтып, Казан гимназиясе бинасында типография эшен башлап җибәрә. Габделгазиз Бурашев типографиянең хуҗасы һәм нәшире була.

Татар типографиясендә беренче китаплар 1801 елда ук басыла. 1802 елда типографиядә түбәндәге исемдәге җиде китап нәшер ителә: «Әлифба иман шарты белән», М.Устуваниның (1607-1662) «Устувани китабы»ның ике җыентыгы, М.Пиргулиның (1538 — 1573) «Пиргули китабы», Аллаяр Суфиның (1713 елда вафат) «Субатель гаджизин», «Фавзун наджят».

Дин галиме Мөхәммәд бин Әхмәд бин Мөхәммәд аш-Шами әль-Устувани һәм аның “Устувани китабы” Россия дин гыйлеменә, татар иҗтимагый фикеренә сизелерлек тәэсир иткән. Ш.Мәрҗани шәкерте Габдрахман Гомәри язуынча, бервакыт Ш.Мәрҗани укыту сыйныфына Устувани китабын алып керә һәм әйтә: “Сез бу китапны игътибарга да алмыйсыз һәм анда гыйлем барлыгын башыгызга да китермисез. Гарәп телен белмәгән кешегә, бу бик кирәкле китап. Менә сез, сөйләмегезгә чит халыкларның сүзләрен кертәсез. Телне бозсагыз, сезнең балалар Устувани китабын ничек аңлар? Тел бетү милләт һәм дин бетүгә китерә”. Ш.Мәрҗани алып килгән китап шактый күптән басылып, зурлыгы ярты Һәфтияк кадәр бар иде. Китапның тышы бик искергәнлектән, Мәрҗани хәзрәтләре аны яңадан бик матур итеп тышлатты, дип искә ала Габдрахман Гомәри.

М.Устувани 1608 алның 3 маенда Сириядә туа. Дамаск шәһәрендәге данлыклы Омеядлар мәчетендә гыйлем ала. Шәмсетдин Мәйданидан һәм Нәҗметдин Газзидән шәфыйги фикһын өйрәнә. Аннан соң Устувани Каирның әл-Әзһәр үзәгенә укырга китә. Каирдан соң Устувани Дамаскка кайта, ләкин Газзи белән бәрелешкә кереп, Истанбулга китәргә мәҗбүр була. Юлда французларга әсирлеккә эләгә, ләкин качып котыла. Шуннан соң Мөхәммәд Устувани Истанбулда төпләнә һәм ахыргы көннәренә кадәр бары тик Хәнәфи мәзһәбе нигезендә генә фәтвалар бирә. Айа София мәчетенә вәгазьче итеп куела. Моннан тыш, ул солтан Мехмед IV нең вәгазьчесе була, шуңа аны халык арасында падишаһ шәехе дип атыйлар.

Устувани «кадизаделер» хәрәкәте вәкиле була. Бу хәрәкәтне Кадизаде Мехмед оештыра. Устувани хәрәкәттә икенче кеше санала. Алар аскетизм фикерләрен алга сөрә, дингә яңалыклар кертүгә каршы көрәшә, исламның сафлыгын яклый. Кадизаделер үзләренең остазлары итеп Мехмед Биргевине (1538-1573) саный. Ләкин аларның хәрәкәте һәм дәрвишләр арасында каршылык чыга һәм Устувани берничә көрәштәше белән Кипрга сөрелә. Аннан ул Сирияга кайта һәм туган илендә вафат була. Дамаск шәһәренең Фарадис зиратында дәфен кылына.

Тарих шуны күрсәтә: бабаларның эшен дәвам итүчеләр булганда гына киләчәк матур була. Шуңа күрә яңа буын традицияләрне дәвам итәргә һәм мәшһүр бабаларыбызны онытмаска тиеш. Бүген Мәскәү мөфтиянең дә төп максатларының берсе – Россия мөселман җыелышы – Беренче мөфтиятнең һәм аның мөфтиләренең данлы эшләрен дәвам итеп, халкыбызга хезмәт күрсәтү. Шулай ук әлеге җыентык Россия мөселманнарына, беренче чиратта халыкның алдынгы сафында торган мөфтиләргә, имамнарга, татар халкының халыкара дәрәҗәдәге дини мирасы барлыгын раслый. Бу мирас – океан. Әлеге китап шушы океанның бер энҗесе генә. Шушы энҗеләрне саклыйк, күтәрик һәм файдаланыйк! Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре әйткәнчә, телне саклыйк, тел бетү – дин бетү ул.

Бу китап шулай ук Россиянең беренче мөфтие Мөхәмәдҗан Хөсәеновка, дин галиме Мөхәммәд Устуванига, татар типографиясенең беренче җитәкчесе Габделгагиз Бурашевка дога булып барып ирешсә иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*