tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Әлдермештән Әлмәндәр” мультфильмын төшерүгә һәркем үзеннән өлеш кертә ала
“Әлдермештән Әлмәндәр” мультфильмын төшерүгә һәркем үзеннән өлеш кертә ала

“Әлдермештән Әлмәндәр” мультфильмын төшерүгә һәркем үзеннән өлеш кертә ала

Бүген Казанның “Мир” кинотеатрында Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасы буенча шушы ук исемдәге мультфильм төшерүчеләр катнашында матбугат конференциясе булды. Анда мультфильмның баш продюсеры Азат Ганиев, баш режиссеры Сергей Киатров, Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия ханым катнашты.

30 ел буе Г.Камал театры сәхнәсеннән төшмәгән «Әлдермештән Әлмәндәр» – күпләрнең яраткан спектакле. Татар театрының легендасы, Әлмәндәр ролен башкарган Шәүкәт Биктимеровны да еш кына әнә шул образ белән тәңгәлләштерделәр. Әҗәлне төрлечә хәйләләп, алдап йөрткән, тормыш сөючән шаян карт Әлмәндәр образы исә инде күптән татар халкының милли йөзенә, намус аклыгы билгесенә әверелде.

“Ни үкенеч, бүген “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәре сәхнәдә уйналмый. Шуңа да аны мультипликацион фильм итеп төшереп, яшь буынга җиткерү һәм, шул рәвешле, әлеге милли-мәдәни байлыкны саклап калу – безнең төп максатыбыз”, – дип белдерде мультфильмның баш продюсеры Азат Ганиев. Аның сүзләренчә, “Әлдермештән Әлмәндәр” чын мәгънәсендә халык мультфильмы булачак.

“Без мондый мультфильм төшерү турында күптәннән уйлап йөрдек. Бүген бу уйларны тормышка ашырыр чак җитте. Барысы да барып чыгар дип ышанабыз”, – диде үз чыгышында анимацион фильмның баш режиссеры Сергей Киатров.

“Әлдермештән Әлмәндәр” мультипликация жанрында мәңгеләштерелсә, аеруча кызыклы булыр. “Татармультфильм” бу авыр эшкә алынган икән, мин аларга уңышлар гына телим”, – дип теләде Әлфия Миңнуллина-Юнысова.

Анимациянең сценарий авторы – заманыбызның күренекле драматургы Илгиз Зәйниев. Геройлар инде кәгазьгә төшерелгән. Алар тышкы кыяфәтләре белән сәхнә прототипларын хәтерләтә. Мультфильм персонажлары сәхнәдәге образларны башкаручы артислар тавышы белән сөйләячәк. Әлмәндәр карт та Шәүкәт Биктимеров рәвешендә сөйләшәчәк, әмма яшь артист Эмиль Талипов башкаруында.

Анимациянең бер минуты 300 мең сумга төшә. Әлеге 26 минутлык анимацион фильмны төшерү өчен барлыгы 7,8 млн. сум кирәк. “Татармультфильм” бу эшкә үз кертемен салган, әмма бу гына аз. Тамчыдан күл җыелганын исәпкә алып, проектны халыкны дип игълан итәргә булганнар. Теләгән һәркем “Әлдермештән Әлмәндәр” мультфильмын төшерүгә үзеннән өлеш кертә ала. Түләүләрне башкару өчен народныймультфильм.рф сайтына керергә кирәк. Һәр кертем өчен бонуслар бирелә. Оештыручылар проектка матди ярдәм күрсәтүчеләргә күп санлы бүләкләр әзерләгән. Һәр кеше, салган акчасының күләменә карап, үзенә бүләк сайлап алырга мөмкин. Бонус түләп, үзеңнең исемеңне мультфильмның титрларына кертергә, иҗади эш барышында фикер алышуда катнашырга һәм хәтта проектның продюсердашы булып китәргә дә була. Әмма, болардан бигрәк, үзеңнең әһәмиятле эштә катнашканлыгыңны тою иң кыйммәтлесе санала.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*