tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әле һаман нокта куелмаган
Әле һаман нокта куелмаган

Әле һаман нокта куелмаган

Яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калды. Узган уку елы карагруһчыларның милли мәгариф кырында кылыч уйнатулары, мәктәпләргә зур басым ясалуы, татар теле укытучыларының кискен кыскартылуы, мәгариф турындагы федераль законга җитди үзгәрешләр кертелү белән истә калды. ”Алга таба безне ни көтә?” дигән сорау белән ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевкә мөрәҗәгать иттек.

– Тел мәсьәләсе соңгы елларда бик еш күтәрелгән иде. Шушы арада гына аңа нокта куелды, дип әйтергә була. Тик бу бер нокта гына түгел, күпнокта. Чөнки ул әле анда гына тукталып кала алмый. “Нокта” дип шуңа күрә әй­тәм: моңа кадәр барган бәхәсләр хәзер инде закон төсе алды. Моңа кадәр мәктәпләрдә Ро­­с­обр­­надзор вәкилләре, прокурорлар йөрде. Ил җитәкчесе үз фикерен әйтте. Ә бу хәрәкәтләр мо­ңа кадәр законлаштырылмаган булган икән. Димәк, бу эш­ләрне закон кысасына кермәгән килеш башкарганнар. Менә, ни­һаять, алар инде бүген закон төсен алды. Бу яхшымы, яманмы? Билгеле, милли мәгарифебез мөмкин­лекләрен арттыра икән, аны яхшы дияргә була. Бу мәсьәлә күтәрелгәч, милли һәм иҗти­магый хәрәкәтләр, иҗат берлек­ләре, дәүләт оешмалары, милли республикалар да бик күп мө­рәҗәгатьләр кабул итте. Татарстан Республикасы һәм Россия җитәкчелегенә дә күп мө­рәҗә­гать килде. Моның тәэсире булмыйча калмады.

Кайчагында, күпме генә сөй­ләсәң, язсаң да, барыбер файдасы булмый, дип әйтәләр. Башкортстаннан гына да 17 меңнән артык имза җыеп, Россия җитәк­челегенә мөрәҗәгать җибәрде­ләр. Татарстанда, Якутиядә дә имзалар җыелды. Кавказ республикалары да бу җәһәттән кузгалды. Законның беренче проектында туган телләр ата-аналар сайлап алуы һәм гаризасы буенча, ирекле-вариатив рәвештә, ягъни, факультатив формада гына укытыла, дип язылган иде. Халык таләбен ишеткәннән соң, Россия Дәүләт Думасы депутатлары бу закон проектына үзгә­реш кертергә мәҗбүр булды. Туган телләр ата-аналар сайлавы, теләге буенча укытыла, дигән гыйбарә калса да, уку-укытуның мәҗбүри өлешенә кертелергә тиеш, дигән шарт өстәлде. Монысы, бер караганда, яхшы. Чыннан да, урыс теле, хәтта чит телләр мәҗбүри укытылганда, татар теле яки башка туган телләр нишләп әле мәҗбүри булмаска тиеш?! Әмма монда килешмәгән бер нәрсә бар. Ул да булса – дәүләт теле мәсьәләсе. Россия мәгариф законына үзгәрешләр кертү турындагы әлеге законда, милли республикаларның дәү­ләт тел­ләре дә ата-аналар сайлавы буена укытыла, дигән җөмлә бу. Димәк, ата-ана баласына туган телне дә, дәүләт телен дә сайлый ала. Туган телне сайлап алуны аңлап була, ә менә дәүләт телен ничек сайлап алырга мөм­кин?! Аны фәкать дәүләт кенә сайлый ала. Үз вакытында Татарстан Югары Советы депутатлары аны сайлап алды, ТР Президенты раслап кул куйды, ул Консти­ту­ция­безгә дә керде бит инде. Дәүләт теле – бер милләтнең генә теле түгел, ә күпмилләтле респу­бли­кабызның уртак рәсми теле. Ә Татарстан Республикасы Россия Федерациясе Конститу­ция­сенең бишенче маддәсе нигезендә “дәүләт” дип атала.

Тагын бер яңалык. Законга ”Урыс теле дә туган тел буларак укытылырга тиеш”, – дигән җөм­лә өстәлде. Без урыс телен укытуга һич тә каршы түгел. Россия халкы урыс телен белергә тиеш. Без аны беләбез дә. Бердәм дәү­ләт теле имтиханнары җәһәтенн­ән Татарстан Россиядә алдынгы саф­та бара, Мәскәүдән кала икен­че урында тора. Хәтта Петербург бездән түбәнрәк дәрә­җәдә. Вологда кебек чеп-чи урыс өлкәләре дә Татарстаннан калыша. Димәк, татар телен укыту урыс телен укытуга зыян китерә дигән проблема бармактан суырылган. Урыс теле болай да җи­тәрлек дәрәҗәдә, хәтта бик күп укытыла иде. Хәзер инде дәүләт теле буларак та, туган тел буларак та укыта башлаячаклар. Бе­ренчедән, бу нәрсә тигезсезлек китереп чыгара. Димәк, урыс телен туган тел дип сайлап алган ата-аналарның балалары урыс телен күбрәк укыячак. Ә бездә бердәм дәүләт имтиханнары бары тик урыс телендә генә тапшырыла. Димәк, имтихан тапшырганда аларның өстенлеге булачак. Чөнки алар ныграк әзерлә­нәчәк. Шуның өчен иң зур кур­кынычларның берсе – кайбер ата-аналарның урыс телен туган тел итеп сайлавы мөмкин. Билгеле, чынлыкта аларның туган теле урыс теле түгел. Монда алар үз-үзләрен алдарга мәҗбүр була. Шушы рәвешле ата-аналарда ике “мин” барлыкка килә. Югыйсә аларның әби-бабасыннан, ата-анасыннан килгән чын туган теле бар. Әмма бердәм дәүләт имтиханнарын яхшырак тапшырсын дип, балаларына туган тел итеп, урыс телен сайлап алырга мөм­киннәр.

Ярый, закон кабул ителде. Тик ул үзеннән-үзе эшләп китми. Закон эшләсен өчен, федераль дәүләт мәгариф стандартларын булдырырга кирәк. Дәүләт Думасында бу законны кабул иткәндә, икенче укылышка федераль стандартларның да проектын әзерләргә вәгъдә биргәннәр иде. Әмма тагын сүзләрендә тормадылар. Икенче, өченче укылышта да әлеге мәгариф стандартлары күрсәтелмәде. Ә бик күп нәрсә шул стандартларга бәйле. Әле күптән түгел Казанда бө­тенроссия милли матбугат форумы булды. Беренче Президентыбыз, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы анда, федераль дәүләт мәгариф стандартлары законнан өстенрәк була алмый, дип кистереп әйтте. Хәзер иң зур куркыныч шунда. Туган телләргә, республикаларның дәүләт тел­ләренә ничә сәгать биреләчәге законда түгел, шунда ачыкланачак.

РФ Конституциясенең 68нче маддәсендә акка кара белән: ”Россиядә милли республикалар үз дәүләт телләрен билгели ала, Россия Федерациясе илебездә милли телләрне үстерүгә гарантия бирә”, – дип язылган. Гарантия законда гына түгел, федераль мә­гариф стандартында да булырга тиеш. Хәзер шул стандартлар килүен көтәбез. Безгә әлегә проектлары килгәне юк. Шуңа күрә мәктәпләрдә туган телләре­безнең, дәүләт телләре­безнең киләчәктә күпме, ни дәрәҗәдә укытылачагы турында ачыклык юк.

– Әле бит мәктәпнең укыту теле дигән нәрсә бар. Укыту башланырга атна-ун көн вакыт калды. Мәктәпләр ниш­ләр­гә тиеш?

– Әлегә мәктәпләр элек кабул ителгән законнар, документлар нигезендә эшләргә тиеш. Яңасы әзер булмагач, бүтән юлы юк. Кемнеңдер сүзе яисә күрсәтмәсе законны боза алмаска тиеш. Мәгариф министрлыгыбыз һәм­мәсенә юнәлеш биреп торырга, мәгариф идарәләре дә актив эшләргә тиеш. Ата-аналар белән эшләү дә бик әһәмиятле.

Аннан соң милли мәктәп­ләр­нең матди хәлен яхшыртырга кирәк. Туксанынчы елларда милли хәрәкәт, милли аң югары дә­рә­җәдә булганда, шактый күп милли мәктәпләр ачылды. Алар­ның шактые, ашыгып ачылу сә­бәпле, яраклаштырылмаган биналарда урнашты. Әзерлекле укытучылар җитмәү сәбәпле, башка фәннәрдән укытучылар татар теле укытуга җәлеп ителде. Бу үз чиратында сыйфат ягына тәэсир итми калмагандыр. Әгәр милли мәктәптә бөтен нәрсә дә бар икән, әйтик, бассейны, музыка мәктәбе, спорт түгәрәкләре эшләп торса, сыйныфлары яхшы җиһазлан­ды­рылган, дәреслек­ләр җитәрлек, китапханәсе бай, укытучылары югары белемле, әзерлекле булса, бигрәк тә тәр­бия мәсьәләсе әй­бәт куелса, ата-ана баласын андый мәктәпкә ничек бирмә­сен?! Без бит әле дә татар-төрек мәк­тәп­ләрен мактап, сагынып сөй­либез. Ни өчен анда керү өчен конкурс зур иде? Чөнки аларда тәрбия мәсьәләсе яхшы куелды. Ни кызганыч, күп җирдә тәрбия икенче урынга күчте. Тәрбиясез бала белем алса да, аңардан җәмгыять өчен файдалы кеше чыкмаячак. Әй­тик, надан бандит рогатка ясарга мөмкин, белемле бандитның нар­котик, корал, башкасын да ясавы ихтимал. Күп нәрсә тәрбиягә бәйле. Мин монда милли тәрбия турында сүз алып барам. Урыслар – үзлә­рен­чә, марилар – үзләренчә, чуашлар – үзлә­ренчә, татарлар үзлә­рен­чә тәр­бияләсен. Һәр милләттә борын-борыннан килгән тәрбия ысуллары бар. Ни өчен милли мәктәп­ләрдә, милли гимна­зия­ләрдә укучылар бөтенләй диярлек җинаятьчеләр исемлегенә эләк­ми? Чөнки бу яктан аларда хилафлыкка җирлек калдырылмый. Мөгаен, төрле милләт балалары бергә укуның уңай яклары да бардыр. Әмма бер милли мо­хиттә яшәгән балалар иплерәк, игелеклерәк була. Чөнки борынгы гореф-гадәтләр канында булганга, милли тәрбия тизрәк керә.

– Яңа уку елыннан гамәл­дә­ге дәреслекләрне җыеп алыр­га мөмкиннәр, чөнки аларның күбесе федераль исемлеккә кертелмәгән, диләр.

– Татарстанда гына түгел, бө­тен Россиядә дәреслекләрне тәр­җемә итү, аларга лицензия алу мәсьәләсе бар. Бу яктан Татарстанның хәле яхшырак әле. Әкренләп яңалары да эшләнер. Моңарчы эшләнгәннәрен дә фай­даланмый мөмкин булмаячак. Без әле укытучылар әзерләү проблемасын әйтеп бетермәдек. Укытучысыз мәктәп була алмый. Ул – мәктәптә төп фигура. Бинасы, җиһазлары булып та, анда әзерлекле укытучылар булмаса, андый мәктәп тиешле дәрәҗәдә эшли алмаячак. Милли мәктәп өчен белгечләр әзерләү мәсьә­ләсе бүген бездә бик кискен тора. Казан педагогика университеты һәм гуманитар институт Казан федераль университетына кушылганнан соң, бу мәсьәлә тагын да кискенләште. Узган ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов еллык Юлламасында бу хакта ачыктан-ачык, республикабызда педагогика институты ачылырга тиеш, дип әйтте. Президент бу мәсьәләне юкка гына күтәрмәде. Чөнки без балалар бакчасыннан алып югары уку йортына хәтле укытырлык чын милли белгечләр әзерли алмасак, милли мәгариф проблемасы беркайчан да тулысынча хәл ителмәячәк.

Россия мәгариф законында бүген милли телләрне укыту тугызынчы сыйныфка ка­дәр генә. Милләтебезнең килә­чә­генә куркыныч тудыручы иң зур хә­вефләрнең берсе бу. Киләчәктә әдәбият, тел галимнәребез, башка фәннәрне татарча укыта, эшли алырлык белгечләребез булсын дисәк, ничек инде 10-11 нче сыйныфта татар теле укытмыйсың?! 10-11 нче сыйныфта татар теле укымаган бала ничек итеп югары уку йортына кереп, милли телдә эшләүче белгеч булып чыга алсын?! Бу да – шулай ук бик зур куркыныч.

– Милли хәрәкәт активистлары, күп кенә татар авылларында күптән инде урысча укытуга күчтеләр, дип чаң суга.

– Андый сигналлар безгә дә килә. Кайбер районнарда, кайбер авылларда андый очраклар булгалады. Бу инде мәктәп коллективына, директорга, ата-ана­ларга да бәйле. Әле Туфан ага Миңнуллин исән чагында безгә, бер районнан балаларыбызны урысча укытачаклар икән, дигән хат килеп төшкән иде. Туфан ага белән ул авылда укытучылар, ата-­аналар белән күрештек. Әле­ге “коткы” күптән түгел генә Россиянең бер өлкәсеннән авылга күчеп кайткан гаиләнеке булып чыкты. Ул ханым бик актив кеше икән. Теле телгә йокмый: татар теле белән авылдан ерак китеп булмый, дип сөйли бу. Туфан ага сүз алды да моннан, ничә балагыз бар, дип сорый. Ике малае бар, олысы теге өлкәдә урыс мәктәбен тәмамлаган икән. “Ул малаегыз хәзер кайда соң?” – дип сорый аксакалыбыз. “Бер күңел­сезлек килеп чыкты. Ул хәзер төр­мәдә утыра”, – дип җавап би­рә теге ханым. “Татарча укымагач, бик ерак киткән икән малаегыз”, – дип елмаеп куйды Туфан ага. Шуннан соң сөйләшү бө­тенләй кирегә борылды. Без ата-аналарга туган телендә белем алганнарның һич тә төшеп калмауларын, дәрәҗәле урыннарда эшләвен, берничә тел белүнең аң эшчәнлегенә яхшы йогынты ясавын, дөньяда татар теленә охшаш төрки телләрдә 250 миллион кеше сөйләшүен аңлаттык. Әлеге мәктәп бүгенгәчә татар телендә укыта. Шушылай халыкка аңлатырга, галимнәргә, язучыларга, милли хәрәкәт вәкиллә­ренә мәктәпләргә барып, ата-аналар белән очрашырга кирәк. Иң зур кимчелекләребезнең бер­се – милли аңыбызның түбән булуы. Мин һич тә халыкны гаепләргә уйламыйм. Биш йөз елга якын шушындый шартларда яшәп, бөтенләй югалып бетмә­вебез өчен халыкка рәхмәт әйтергә кирәк.

Рәшит Минһаҗ

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*