tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әле һаман сызлый яралар
Әле һаман сызлый яралар

Әле һаман сызлый яралар

Бөек Ватан сугышында җиңү яулап, инде 75 елга якын илебез тыныч дөньяда
яши дисәк тә, илебез халкына сугыш афәтләрен, сугыш китергән ачы хәсрәтне башка илләрдә сугышып күрер-гә язган. Узган елның 11 декабрендә СССРның хәрби гаскәрләрен Әфганстанга кертүенә – 40 ел һәм Чечняга кертүләренә 25 ел вакыт узды. Хәрби ветеран сугышчылар һәм шушы сугышларда һәлак булган солдатларның әти-әниләре, туганнары Малмыж районы Кәлнә мәдәният йортында шушы вакыйгага багышлап уздырган чарага җыелдылар. Аны Нәкыйп Рашид улы Гыйззәтуллин җитәкчелегендәге Киров өлкәсенең «Хәрби Туганлык» җәмгыять оешмасының Малмыж районындагы бүлеге оештырды. Бу чараны оештырып уздыруда авыл төбәкләре хакимият башлыклары да ярдәм күрсәттеләр.

Чечня сугышларында һәлак булган солдатларга куелган стеллалар янында бу көнне иртәнге сәгатьтән Почетлы каравыл торды. Тантаналы чара һәлак булган хәрби сугышчылар һәйкәлләренә чәчәкләр салудан башланды. Кызыл роза һәм канәфер чәчәкләре салганда аналарның газиз баласының фоторәсемен сыйпап елаулары күңелләрне айкап, әйтеп бетермәслек кызгану хисләре уятты. Күпме гаиләләргә, күпме ачы хәсрәт китерделәр бу сугышлар! Соңыннан тантана Кәлнә мәдәният йортында дәвам итте.

– Малмыж районыннан 100ләп кеше Әфган сугышында катнашты, 6 кеше һәлак булды. Ә Чечня сугышы аша күпме солдат узганының саны төгәл билгеле түгел, 5 кеше һәлак булды. Хәзерге вакытта Малмыж районында 50 хәрби-әфганчы һәм 270 Чечен сугышы ветераны яши, – дип сөйләде Нәкыйп Рашид улы.

– Бу хәвефле вакыйгалардан ничәмә еллар узса да, Ватан кушкан боерыкны үтәп, бу сугышларда һәлак булган хәрбиләребез турында истәлек мәңгелек. Ә Әфган һәм Чечня сугышлары ветераннарына: “Без исән булган өчен рәхмәт!”– дип мөрәҗәгать итә Бөтенроссия “Хәрби туганлык” җәмгыять оешмасының Киров өлкәсе бүлеге җитәкчесе урынбасары Сергей Чипилев. Бүген ул үзе сөйли, үзе үксеп елый: – 1994 елда минем кул астында тәрбияләнгән 18 яшь егетне махсус чакыру белән армия хезмәтенә алдылар. Аларны разведка бүлегенә әзерләгән булсам да, барысы да анда эләкмәделәр, ләкин сугыш тәмугын һәммәсенә дә үтәргә туры килде. Бер мисал: танк батальоныннан бер генә танк исән кала, Кәлнәдән “Батырлык өчен” медале кавалеры, танк командиры Женя Трухинныкы.

Бу сугышта күпме экипаж һәлак була… Яшь солдатларны Һава десантлары гаскәрләренә һәм разведкага әзерләүче буларак, минем өчен бу коточкыч еллар иде. Бездән сугышка киткән солдатларның әти-әниләренең безгә карашын кичерү бик авыр иде. Сугышта көн дә үлем белән кара-каршы торган солдатның әти-әнисенең хәлен бик аңлыйм һәм гафу үтенәм! Сезнең алда түбәнчелек белән баш иям! С.А.Чипилев Чечня сугышында катнашкан ветеран хәрби сугышчылар: Е.В. Москвинга, М.М.Закировка, О.Н.Борисовка “Хәрби Туганлык” Бөтенроссия җәмгыять ветераннар оешмасы исеменнән Мактау грамоталары тапшырды.

Чечня сугышында башларын салган яшь солдатларыбыз әти-әниләре сәхнәгә чакырылды. Бүген хөрмәтнең иң зурысы, сүзләрнең иң җылысы алар өчен. Дистә еллар буе кипмәгән күз яшьләренә бүген тыелып тору мөмкинме соң. Иске Йөрек авылыннан милләттәшләребез Әминә апа Сәфәровага, Минзада апа һәм Рәис абый Гафиятуллиннарга, Татар Кумбашы авылыннан Рәүфә апа Әхтәмовага олы хөрмәт күрсәтеп, медальләр һәм чәчәкләр тапшырдылар. Малмыж районы башлыгы В.В.Константинов Ватан алдындагы бурычны үтәгән солдатларга олы рәхмәт белдерде һәм яшь буынны патриотик тәрбияләүдә актив эшчәнлек алып барган өчен хәрби ветераннар А.А.Александров белән В.К.Бажановның күк-рәкләренә “Җиңү байрагы йөртүче Григорий Булатов” медале такты.

Киров өлкәсенең Законнар чыгару җыелышы депутаты И.Ф. Борһанов һәм шәхсән үз исеменнән депутат ярдәмчесе Х.Б.Әхкиямов хәрби сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә изге теләкләр теләде. “Бердәм Россия” партия- сенең Малмыж шәһәрендәге җирле бүлеге секретаре Л.В.Вәлиева да барлык Әфган һәм Чечня сугышы ветераннарына рәхмәт сүзләре белдереп, Киров өлкәсенең “Хәрби Туганлык” җәмгыять оешмасының Малмыж районындагы бүлеге җитәкчесе Нәкыйп Рашид улы Гыйззәтуллинга җәмгыять оешмасын үстерүгә саллы өлеш керткәне һәм җәмгыятьтә актив эшчәнлек алып барганы, “Бердәм Россия” партиясенең Малмыж районындагы бүлеге белән нык хезмәттәшлек итүе өчен “Рәхмәт хаты” белән бүләкләде. Шушы ук бүләккә авыл төбәге хакимияте башлыклары Марат Галимҗанов һәм Алексей Николаев лаек булдылар.

Бу көнне сәхнәдә хәрби ветераннарны сәламләп чыгучылар шактый булды. Көчле алкышлар астында һәр авыл төбәгеннән һәм Малмыж шәһәреннән, Эчке эшләр бүлегеннән хәрби-сугышчы ветераннарны сәхнәгә чакырып, Чечен сугышы башлануга 25 ел тулу уңаеннан Юбилей медальләре тапшырдылар. Чыгышлар, бүләкләүләр концерт номерлары белән үрелә барды. Күпчелек әлеге сугышларга багышланган җырлар җырланды. Аларны Кәлнә авылы мәдәният йорты үзешчәннәре һәм ветеран хәрби сугышчылар да башкарды.

Тантаналы чыгышларны тәгаенлап, барлык авыл хакимиятләре башлыклары исеменнән Аджим төбәге хакимияте башлыгы Р.М.Хәйретдинова халык алдында сүз алды:

– Бу көн тарихи вакыйга булып кереп калыр. Беренче тапкыр ветеран хәрби сугышчылар болай күп булып җыелдылар. Безнең бу җыелышуыбыз Н.Р.Гыйззәтуллин тырышлыгы белән. Барлык ветераннарга бик зур рәхмәт! Бу тантаналы чараны уздыруда зур ярдәм күрсәткән Р.М.Хәйретдинова белән Кәлнә мәдәният йорты директоры О.Г.Шәяхмәтовага да Н.Р.Гыйззәтуллин юбилей медальләре тапшырды.

Ватан өчен җанын биргән батырларыбыз истәлеге мәңгелек. Киләчәктә сугыш афәтләре җирләребезгә кагылмасын, яшьләребез хәрби бурычларын тыныч тормышта үтсеннәр иде дигән теләктә калыйк.

Рәмзия ХӘКИМОВА.
Автор фотолары.
“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*