tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әле ярый татарча сөйләшәм!
Әле ярый татарча сөйләшәм!

Әле ярый татарча сөйләшәм!

Әйбернең кадере – аны югалткач, туган җирнең кадере аннан ераклашкач үзен ныграк сиздерә диләр. Бала чагыбызны гына искә төшерик. Берәр җиргә кунакка барсаң, 3-4 көннән җирси, сагына башлыйсың; туган йорт, әти-әни, туганнар, авыл төшкә керә, кеше-кара күрмәгәндә балавыз да сыгып аласың. Югыйсә, барган җиреңдә, бала кешесе булсаң да, сиңа кунак итеп карыйлар, сыйлыйлар, хөрмәтлиләр, үзең белеп эшләмәсәң, эш тә кушмыйлар… Шулай да …кайтасы килә. Кайткач, олы кешеләр шикелле, кулны артка куеп, ишегалдын, бакчаларны, ындыр артларын, капка төпләрен әллә ничә кат урыйсың. Элегрәк бөтенләй игътибар ителмәгән нәрсәләргә күңел күзе белән карыйсың. Койма буендагы әрсез кычытканнарга, тыкрыкның буеннан-буена гөрләп үскән әрекмәннәргә кадәр якын тоела. Безнең авыл кешеләре исә үтә гади, сөйләшүләре дә йомшак, үзенчәлекле, моңлы икән. Димәк, туган җирнең, туган телнең кадерен белү өчен аннан бераз аерылып тору кирәк икән.

Солдат хезмәтен үтеп кайткан үзебезнең егетләрдән ишеткәнем бар: армиядә төрле милләт кешеләре арасында үз татарыңны очратсаң, татарча сүз ишетсәң, татарча сөйләшсәң, туган ягыңа, туган өеңә кайткан кебек буласың икән.

Армия дигәннән… Моннан ун еллар элек Рязаньда яшәүче туганнарыбызда булырга туры килде. Альберт – отставкадагы майор, Актаныш ягыннан. Хатыны Рәмилә – Азнакай кызы, ире хезмәт итеп отставкага чыккан частьнең китапханәсендә эшли. Рязань – урыс шәһәре. Туганнарыбыз бу шәһәрдә егерме елга якын яшиләр инде. Монда безнең як татарлары бик сирәк очрый икән. Без килгәч, кинәнделәр татарча сөйләшеп. Альберт баянда ярыйсы гына уйный. “Әйдәгез, бер җырлашып утырыйк әле. Күптән татарча җыр ишеткән, татарча җырлаган юк”, – дип, баянын кочаклап, диванга килеп утырды.

Туган авылым минем,
куеныңда синең
Гөрләп үтте яшьлек елларым…

Әкрен генә җыр агыла. Бервакыт Рәмилә миңа кулы белән кагылып, ире ягына ымлады. Кырыс армия шартларында 25 ел хезмәт итеп отставкага чыккан мәһабәт гәүдәле, чәчләренә чал кунган майорыбызның күзләреннән сыгылып-сыгылып яшь ага иде. “Ничә ел яшәп, аның елаганын, күзләре яшьләнгәнен күргәнем юк иде”, – диде гомер иткән хатыны, гаҗәпләнеп. Туган телдә җырланган җырның һәр сүзе, һәр юлы, туган як моңы йоклаган, таш булып каткан бәгырьләрне дә уята икән бит! Сүз һәм моң көче!

Икенче көнне шәһәр карарга чыгып киттек. Кайтышлый базарга кагыласы иттек. Әкрен генә сөйләшә-сөйләшә рәтләр арасыннан атлыйбыз. “Апалар, туктагыз әле, татарлар ахрысы сез”, – дигән тавышка борылып карасак, сатучылар арасыннан ашыга-ашыга чыгып килүче 30-35 яшьләр тирәсендәге бер хатынны күрдек. “Колагыма гына ишетеләме, әллә саташаммы дигән идем, татарча сөйләшкәнне ишеткәч. Казан татарлары бит сез! Мин үзем дә Казан ягыннан. Бәхет эзләп килеп чыктым да шушы якларга, яшим инде, бер татар сүзе ишетергә дә тилмереп”, – дип, күз яшьләрен сөртеп алды. Ире дә урыс икән, җитмәсә. Ике баласы да татарча белми. Шулай инде, читкә киткән татарның күбесе, урыска барса да, урыс кызы алса да, телен, милләтен югалта.

Шушы хәлләрдән соң, ярый әле үз татарым арасында яшим, эшлим, иртән торып аякка басуга үз телемдә рәхәтләнеп сөйләшәм, үз телемдә радио тыңлыйм, телевизор карыйм, газета-журнал, китап укыйм, ярый әле телнең бөтен байлыгын, матурлыгын, нечкәлеген саклаган авыл җирендә яшим дип сөенәм. Минем бу фикерләрем кайберәүләр өчен сәеррәк тә яңгырар бәлки. Әмма дөресе шул. Гомерем буе авылны яраттым, үз телемә, халкыма, аның әдәбиятына, мәдәниятенә зур хөрмәт белән карадым, өйрәндем, башкаларга да өйрәтергә тырыштым.

Танылган язучы Г.Ахуновның “Хәзинә” романында мондый юллар бар: “…иген белән, нефть белән, дөнья күләменә чыккан машиналарың белән генә бөтен бер халыкны аңлатып буламы? Англияне Шекспир ватаны дип беләләр, Польша дип әйтүгә, күз алдына Шопен килеп баса. Австрия кебек уч төбе генә чаклы илне дөньяга танытучы – Моцарт. Димәк, халыкны халык иткән, дөньяга таныткан сыйфат – аның күңел байлыгы, теле, сәнгате. Татарстан – дөнья өчен иң әүвәл Тукай ватаны, Җәлил ватаны, Сәйдәш һәм Яруллин ватаны. Тукай да, Җәлил дә дөнья җәүһәрләренә килеп кушылган хәзинәләрен татар телендә иҗат иткәннәр. Сәйдәш белән Яруллин татар халкының күңел байлыгын туплап, алмаз кебек эшкәртеп, зур дөньяга чыгарып җибәргәннәр”.

Әсәр героинясы Мөнәвәрә кебек, мин дә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, гомерем буе балаларга менә шуларны аңлатырга тырыштым. “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр” диелә бер мәкальдә. Әмма, ни кызганыч, милләттәшләребез арасында үз теленнән йөз чөергән, аңа кимсетеп караган, туган телендә сөйләшергә гарьләнгән, балаларын да үз ана теленнән биздергән бәндәләр күбәеп бара. Хәтта мәктәптә балаларының татар телен өйрәнүләренә каршы чыгучылар бар! Кем дип атаргадыр мондыйларны? Манкорт инде болар. Шагыйрь Илдус Гыйләҗев әйткәндәй:

Хайван дияр идең – аңы бар,
Мәет дияр идең – җаны бар,
Ярлы дияр идең – малы бар,
Ахмак дияр идең – саны бар.
…Һәммәсе, ләкин юне юк,
Кеше дип әйтерлек җире юк.

Бервакыт “Тулпар” журналыннан ( №1, 2000 ел) җәлилче Рушад Хисаметдиновның бер язмасын укыган идем. Гыйбрәт алырлык язма ул!

Нимесләр совет әсирләрен шыплап диярлек бер лагерьга тутыралар. Авыр әсирлек шартларын бераз җиңеләйтер өчендер, тоткыннар үз милләттәшләре белән бер тирәгәрәк тупланырга тырышалар. Татар әсирләре төркеменә дә 19-20 яшьлек бер егет килеп кушыла, әмма үзе татарча бер авыз сүз дә белми, аңламый да (шәһәрдә туып-үскән бала була ул). Безнең әсирләр аны урыслар төркеменә җибәрәләр, әмма аны урыслар да кабул итми. Белоруслар, украиннар, мордвалар да кабул итми аны: “Үз төркемеңә кушыл”, – дип, борып җибәрәләр. Егет, гаҗизләнеп, татарлар янына кире кайта. Күз яшьләре белән елый. “Миңа туган телемне өйрәтмәгәне өчен әниемне каргыйм (“проклинаю свою мать”), – ди ул, үксеп. Безнең әсирләр аны кызганалар, егет кенә гаепле түгел бит. Аңа тел өйрәнү өчен бер ай вакыт бирәләр. Өйрәнә егет! Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел, ди бит халкыбыз. Ә егетнең әнисе баласын иң зур бүләгеннән мәхрүм иткән!

Дөньяның бит аның нинди генә чаклары булмый. Үз халкын санламаган, телен, гореф-гадәтләрен бар дип тә белмәгән манкортларны чит милләт вәкилләре дә хөрмәт итми.Үз телен, халкын санламаган кеше башкаларга да хөрмәт белән карый алмый.

Гөлфия МӨХӘММӘТГӘРӘЕВА,
Татарстан, Мөслим районы, Тегермәнлек авылы.

“Татарстан яшьләре”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*