tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Электрон”да юбилей гөрләп узды
“Электрон”да юбилей гөрләп узды

“Электрон”да юбилей гөрләп узды

24 ноябрьдә Сарапул шәһәренең “Электрон” милләтләр мәдәният үзәге” мәдәният сарае 40 еллык юбилеен билгеләп үтте. Юбилей датасы үз эченә ике бәйрәмне: Әниләр көне һәм “Радуга дружбы” фестивален алды.
Сарапул шәһәренең “Электрон” мәдәният сараеның тарихы 1968 елда төзелә башлаган “Электрон” заводы белән бәйле. Завод төзелгәндә, биредә яңа поселок үсеп чыга, почта бүлекләре, техникумнар, даруханәләр, кибетләр, чәчтарашханәләр, китапханәләр, мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә. Эшнең нәтиҗәсе булсын өчен, җитәкчелек мәдәният бинасы да төзергә дә карар кыла. 1973 елда әлеге бинаны төзү өчен фундамент сала башлыйлар. Төзелештә Мәскәү, Омск, Пермь, Екатеринбург белгечләре катнаша. 1979 елның 4 ноябрендә “Электрон” мәдәният сарае үзенең ишекләрен завод эшчеләре өчен ача. Беренче директор В. Киданов булса, 2003 елдан бүгенгә кадәр әлеге мәдәният сараен Елена Шохина җитәкли. 2010 елда ул “Электрон” милләтләр мәдәният үзәге” мәдәният сарае дип үзгәртелә. Биредә 18 милли-мәдәни үзәк эшли. Биредә һәркем өчен ишекләр ачык. Сарапул татарлары өчен дә әлеге мәдәни үзәк туган йортлары булып тора. Зарина Вәкилова җитәчелегендәге “Яшьлек” ансамбле күп еллар тамашачыга үзләренең җырларын бүләк итә.
Бәйрәм белән котлап, рәхмәт сүзләрен Сарапул шәһәре хакимияте, “Элеконд” предприятиесе, Удмуртия Республикасының Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре, шәһәр мәдәният йортлары җитәкчеләре, милли оешмалар җитәкчеләре җиткерде. Сарапул шәһәре хакимиятенең мәдәният идарәсе җитәкчесе Игорь Манылов: “Бүгенге көндә әлеге бинада кызыклы, эксклюзив, мәдәни шәһәр проектлары тормышка ашырыла. Коллективта зур бурычларны хәл итәрдәй көчле һөнәр ияләре хезмәт куя”, — диде. Бәйрәм концертында иң-иңнәр чыгыш ясады.

Юбилей бизәге – “Риваять”

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автомиясе соравы буенча Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус җибәрелгән “Риваять” төрки этник һәм һөнәрчелек ансамбле юбилейга зур бүләк булды. Удмуртия Респуб­ликасында аларның беренче генә чыгыш ясаулары түгел. Алар инде Воткинск, Можга, Ижау шәһәрләре тамашачысының мәхәббәтен яуладылар. Сарапул шәһәренә дә икенче тапкыр килүләре. Тамашачылар аларның чыгышларын алкышларга күмде. Чөнки залда төрле милләт вәкилләре утыра. Ә “Риваять”нең һәр милләткә үз җыры, үз биюе бар. Залда утырган “Элеконд” заводының генераль директоры Анатолий Наумов тумышы белән Мордовиядән. “Риваять” мордва җырларын башкарганда, җырлана башлагач, ул да чын күңеленнән рәхмәт әйтеп, кул чапты. “Риваять” — бүгенге традицион һәм борынгы татар-төрки музыкасын заман стиленә салып, тамашачыга җиткерә.

Җыр, бию, музыка уен кораллары һәм сүз аша, киемнәр, атрибутлар, техник чаралар ярдәмендә бүгенге һәм борынгы традицияләрне яңарта, төрле образлар тудыра. Тере уен коралларында уйнау юнәлешендә эшли. Заманның традицион уен кораллары һәм музыка белән беррәттән борынгы төрки-татар, тарихи уен коралларын гамәлгә кертә һәм төрле стильдә үзен сынап карый. Алар Татарстан, Казан шәһәре кунаклары, туристлар өчен төрле интерактив программалар әзерлиләр һәм оештыралар. Милли форматта кунакларны каршы алулары аеруча игътибарга лаек. “Ансамбльдә очраклы кешеләр юк — барысы да сәнгатьне яраткан профессионал музыкантлар, вокалистлар, биючеләр. Нинди эшкә тотынсак та, зур җаваплылык һәм югары сыйфат — безнең өчен беренче урында! “Риваять” — милләт сагында!” — диде “Риваять” ансамбле җитәкчесе Руслан Габитов.

“Электрон” милләтләр мәдәният үзәге” мәдәният сараенда чыгыш ясаганнан соң “Риваять” төркеме Сарапул шәһәренең татар мәдәнияте йортында милләттәшләребез өчен җыр, музыка коралларында уйнау буенча остаханә үткәрделәр, биредәге татарларның милләт алдында куйган хезмәтләре белән таныштылар, үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе “Электрон” милләтләр мәдәният үзәге” мәдәният сарае коллективын юбилей белән тәбрик итеп, хезмәтләрендә иҗат уңышлары теләп кала. Киләчәктә дә хезмәттәшлек итеп, яңа үрләр яуларга яусын. Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Хафизовага, “Риваять” ансамбленә рәхмәт белдерә.

Рәфилә Рәсүлева.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*