tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Әлепле әртисләр”е Аманулланы искә алачак
“Әлепле әртисләр”е Аманулланы искә алачак

“Әлепле әртисләр”е Аманулланы искә алачак

“Әлепле әртисләре” – озын гомерле спектакльләрнең берсе. Аны 1994 елда Г.Камал театры куя, аннан 1995 елда Әлмәт татар драма театры һәм Уфаның “Нур” драма театры сәхнәләштерә. Буа дәүләт сатира театры директоры Раил Садриев белдергәнчә, аларның да бу пьесаны, исемен “Әкәмәт-кәмит”кә үзгәртеп, 2006 елда бер тапкыр куйганы булган.

  • Халык театры вакытында 2006 елда ук куелды. Аны “Яңа гасыр” телеканалы өчен дә төшергәннәр иде, – дип сөйли Раил Садриев.

Гомумән, буалыларның “Әлепле әртисләре” шул “Әкәмәт-кәмит”нең яңартылган варианты булачак. Раил Садриев искә алуынча, заманында аны Камал театрында Ринат Әюпов куйган була.

  • Ул вакытта да миңа бик ошый иде. Рамил Төхвәтуллинны искә төшерәм. Разим дигән кеше Аманулланың авылдашы, гомумән, авыл тормышыннан алынган. Әмир бит инде ул үзебезчә, авылча, советча, безнең замана татарын ачып сурәтләгән кеше. Ул чор инде, кызганыч, китеп бара. Күпчелек җитәкчеләр авылдан чыккан, татарча сөйли торган авыл. Колхозлы авыл. Шул авылдагы әкәмәт-кәмит хәлләр турында сүз бара, – дип сөйли Раил Садриев истәлекләрне барлап. – 1990 еллар башында колхоз рәисе каладан, театр уйнарга дип режиссерны кайтара. Шуннан башлана инде кызыклы хәлләр.

Әмир Камалиев турында истәлекләр күп.  Ул күп кенә театр әһелләренең якын дусты иде.

  • Беренчедән, якын кеше, якташ, икенчедән, ул бездә спектакль чыгарды. Без халык театры булганда ук бездә потенциал күреп, “Кырыкта да кытыклый” дигән спектаклен куйды. Шул спектакль белән авыллар-шәһәрләр буйлап йөрдек без. Шунда бик ныклап аралашып калган идек. Аманулла драматургка кадәр артист Әмир Камалиевка соклана идем. 1989 елда Мәскәүдә укып, Камал театрына кайтты ул. Драматург буларак кайткач, мин аның башка якларын ачтым. Соңгы елларда аралашып булмады. Мин аны соңгы тапкыр гыйнвар аенда Фирзәр Мортазин концертында күрдем. Яхшы итеп киенеп килгән, нәкъ Гаяз Исхакыйлар вакытындагы татар зыялысы кебек иде ул. Килеш-кыяфәте, гаярьлеге истә калган”, – дип сөйли Раил Садриев.

Әмирне җирләгән вакытта, ул, Кариев театрында сәхнәдә басып торганда, драматург истәлегенә спектакль чыгарабыз, дип сүз бирә. Шулай итеп, “Әлепле әртисләр”енең премьерасы 5 сентябрьдә – Буада, аннан 6 сентябрьдә Казанда куелачак.

Башкалада әлегә ул аерым бер оешма кешеләре өчен генә уйнала. Казан тамашачыларына спектакль декабрь башында күрсәтеләчәк. Буалылар аны драматургларны, артистларны җыеп, Әмирне искә алып үткәрергә тели. Аңарчы алар Волгоград, Әстерхан, Үзбәкстан, Казахстан якларына гастрольләргә барып кайтырга ниятли.

Рәсимә Галиева

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*