tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлфәт Закирҗанов «Иделем акчарлагы» бәйгесендә иң популяр темаларны атады
Әлфәт Закирҗанов «Иделем акчарлагы» бәйгесендә иң популяр темаларны атады

Әлфәт Закирҗанов «Иделем акчарлагы» бәйгесендә иң популяр темаларны атады

Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесендә яшьләрнең иң еш мөрәҗәгать итә торган темаларын әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

«Башлангыч чорда катнашучылар, аларның мөнәсәбәте, үз уйланулары, җәмгыятьнең тормышына бәйле алар сайлаган темалар билгеле бер үзгәреш кичерде. Ул чорда алгы планда миллилек төсмере публицистик төсмер алып, шигырьләрдә һәм хикәяләрдә чагыла иде. Мәктәп укучылары һәм студентларның уртак темалары бар: мәктәп тормышы, ата-ана һәм бала мөнәсәбәтен яктырткан әсәрләр күп очрый», — диде ул.

Галим яшьләрнең үзләрен борчыган сорауларга активрак мөрәҗәгать иткәннәрен искәртте. Ул бәйгенең вакытында мәктәп укучылары, студентларны ихлас очрашуларга чакыру һәм иҗат җимешләре белән уртаклашу мөмкинлекләрен бирүен әйтте. «Шуның өчен, яшь буынны нәрсә борчыганы безнең өчен дә кызыклы», — ди Әлфәт Закирҗанов.

«Ленар Шәех, Эльвира Һадиева, Рөстәм Галиуллин исемнәрен атыйбыз икән, алар шушы бәйге аша үтеп, гран-при иясенә лаек булды. Шул ук вакытта җиңүчеләр булып та, үзләрен язу эшенә багышламаган шәхесләр дә бар. Мисал өчен, Камал театры актеры Фәннүр Мөхәммәтҗанов. Ул кайчандыр әлеге бәйге аша үтеп, җиңүче булган иде. Әмма әдәби бәйгегә булган мөнәсәбәте аны театр сәнгатенә китергән», — диде галим.

«Идел» яшьләр үзәге Ләйсән Сафина лауреат исемен алган яшьләрнең бервакытта да сынатмауларын әйтте. «Алар бүгенге көндә дә иҗатта, китаплары нәшер ителә, әдәби үзләрен процесста бик актив күрсәтә. 94 кеше үз әсәрләрен җибәргән икән, димәк, сайлап алу, аларны үстерү мөмкинлеге бар», — диде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*