tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлфия Авзалованың “Үзем турында” дигән китабы чыгачак
Әлфия Авзалованың “Үзем турында” дигән китабы чыгачак

Әлфия Авзалованың “Үзем турында” дигән китабы чыгачак

Тиздән Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әлфия Афзалованың тормыш һәм иҗат юлына багышланган яңа китап басылып чыгачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә легендар җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова хәбәр итте.

“Әнинең исемен мәңгеләштерү өчен аның белән бәйле истәлекләрне туплыйм. 1995 елда әни “Үзем турында” дигән китап чыгара, анда үзенең тормышы турында ачыктан-ачык яза. Мемуарлары Актанышта узган балачагы, әти-әнисе турындагы истәлекләрдән тора. Хәзер шул китапның эчтәлеген дәвам итәбез. Китап битләрендә әнинең туганнары, дуслары, күршеләре, кызлары һәм оныкларының хатирәләре бастырылачак. Әни безне күктән күзәтә һәм сөенеп ята торгандыр дип ышанып калам”, – диде ул.

  • Китапны Әлфия Авзалованың фонды бастыра. Фонд 2009 елдан бирле эшли.

 

Ләйлә Хәкимова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*