tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлфия Миңнуллинага Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылды
Әлфия Миңнуллинага Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылды

Әлфия Миңнуллинага Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати-аналитика идарәсе хезмәткәре Әлфия Туфан кызы Миңнуллина-Юнысовага Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылды. Медальне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров тапшырды.
2018 елның 1 гыйнвары көнне Әлфия Туфан кызы 55 еллык юбилеен билгеләп узды. Шул сәбәпле, быел гыйнвар аеннан, Әлфия Миңнуллина лаеклы ялга китә. Хезмәттәшебезгә татар дөньясындагы яңалыкларны оператив рәвештә конгрессның рәсми сайтында яктыртып баруы һәм массакүләм мәгълумат чаралары белән тыгыз элемтәдә эшләве өчен Татар конгрессы коллективы олуг рәхмәтен белдерә. Киләчәктә дә Татар конгрессы белән араларны суытмыйча уртак проектларны тормышка ашыруда ярдәмләшеп яшәрбез дигән өметтә кала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*