tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлфия Йосыпова: «Сеңелкәш» – тыл тормышын һәм милли үзенчәлекләрне чагылдырган фильм
Әлфия Йосыпова: «Сеңелкәш» – тыл тормышын һәм милли үзенчәлекләрне чагылдырган фильм

Әлфия Йосыпова: «Сеңелкәш» – тыл тормышын һәм милли үзенчәлекләрне чагылдырган фильм

КФУ профессоры Әлфия Йосыпова «Сеңелкәш» фильмы тыл тормышын яктырткан һәм Россиядә яшәүче халыкларның милли тормышын, телен фильм буларак югары бәяләнергә лаек дип саный. Бу хакта ул КФУның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары онлайн-дәрестә фильмга анализ ясаганда әйтте.

«Фронт, сугыш ветераннары турында бик күп фильмнар төшерелә, ә тыл икенче планга кала. Тыл тормышын яктырту да мөһим. Уйлап карагыз, биш яшьлек балалар колхозларда эшләгән. Аларга әле һаман да тиешле игътибар юк. Бу хакта, мәсәлән, бик күп фильмнар төшерергә мөмкин булыр иде», — диде Әлфия Йосыпова.

Әлфия Йосыпова фильмда төрле яклап башкорт халкының милли үзенчәлекләре күрсәтелүен югары бәяләде. «Фильмда күрсәтелгән төрле япмаларда, җәймәләрдә, кул эшләрендә башкорт бизәкләре бар. Бу — башкорт этнографиясе, тормышы белән таныштыру өчен махсус эшләнгән», — диде ул.

Ул фильмның милли телләргә игътибар итү чарасы булуын да билгеләп үтте. «Игътибар иткәнсездер, Ямил бик матур итеп башкорт телендә сөйләшә. Оксана булып уйнаган кыз да сокландыра. Кечкенә булуына карамастан, ул башкорт телен өйрәнгән һәм иркен аралаша», — диде Әлфия Йосыпова.

КФУ студенты Мәликә Мотыйгуллина сүзләренчә, милләт дигәндә гадәттә бәйрәмнәрне искә төшерергә тырышалар. «Өйнең эчке төзелеше, тормыш-көнкүреше белән танышу шулкадәр ягымлы булып тоелды. Бу фильмда милләтләр дуслыгы, халыкның бер теләк, бер максат белән яшәве чагылыш таба. Украин кызын сыендырган башкорт гаиләсе, төрле милләттән булган совет солдатлары ил өчен, Ватан иминлеге өчен көрәшә», — ди ул.

Рузилә Бикмөхәммәтова кешеләрнең бер-берсенә булган мөнәсәбәтенә сокланган. «Бу фильмда ул төп гуманистик идея булып тора. Кешеләр һәрвакыт бер-берсенә ярдәмгә килә, шуңа да фильмны халык ошаткандыр дип уйлыйм. Җирле хулиган малай да үзенең яхшы сыйфатын күрсәтә, соңыннан эшләгән гамәлләре өчен гафу сорый», — диде ул.

  • “Сеңелкәш” (Сестренка) фильмы “Мотор Фильм Студия” кинопаниясендә режиссер Александр Галибин тарафыннан Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” әсәренә нигезләнеп төшерелгән. Фильм күптән түгел “Культура” телеканалында киң катлам тамашачыларга тәкъдим ителде. Фильмда ятим калган украин кызының башкорт гаиләсендә тәрбияләнүе сурәтләнә.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*