tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әлиф» — Биләр биләмәсендә!
«Әлиф» — Биләр биләмәсендә!

«Әлиф» — Биләр биләмәсендә!

«АЛТЫН БИТЛЕК» РОССИЯ МИЛЛИ ТЕАТРАЛЬ ПРЕМИЯ ИЯСЕ – «ӘЛИФ» СПЕКТАКЛЕ – ARTS BILER FORUM КЫСАЛАРЫНДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР АЧЫК ҺАВАДА УЙНАЛДЫ.

Форумның икенче көне катнашучылар өчен иң җаваплысы булды. Балалар һәм яшьләр көн дәвамында бертуктаусыз төрледән-төрле мастер-классларда белем алды, күп санлы жюри каршында чыгышларын күрсәтте, алардан үзләре турында мактау һәм тәнкыйть сүзләрен ишетте. Форумның иң көтелгән вакыйгасы «Әлиф» спектакле булды.

Бу әсәр катнашучыларга күрсәтү өчен махсус сайланып алынды. «Әлиф» – үз эченә бию, музыка һәм театр сәнгатьләрен берләштергән уникаль спектакль. ARTS BILER FORUM нәкъ шул өч юнәлеш буенчы эш алып бара.

Спектакльнең режиссеры Туфан Имаметдинов (Казан дәүләт яшь тамашачылар театры режиссеры) иң элек «Әлиф»нең беренче тапкыр ачык һавада уйналачагы турында искәртте, моның үзенә күрә эксперимент булуы турында белдерде:

– Мин үз-үземә сорау бирдем: без кая барабыз? Менә шуннан әлеге спектакльне сәхнәгә кую идеясе туды. Без үзебезнең туган телебезне онытабыз, аннан баш тартабыз, аны сакламыйбыз – бу нәрсәгә китерер? Беркемгә дә сер түгел: татар теле юкка чыга бара, аның белән тарихи, иҗади, мәдәни мирасыбыз да югала. Безнең борынгы бабаларыбыз меңәрләгән ел буена гарәп графикасы белән иҗат иткәннәр, аннары латин алфавитына күчкәннәр, соңыннан кириллицага күчәргә мәҗбүр булганнар. Тарихи чолганышлар аркасында күмпе мирасыбыз югалган. Бу – зур фаҗига! Тукай да «Туган телен» гарәп графикасында язган бит, хәзер без аның күчерелмәсен укый алсак та, чын мәгънәсенә төшенә, асыл мелодикасын ишетә алмабыз. Безне әби-бабаларыбыз тарихи вакыйгалар аркасында халкыбызның милли хәзинәсен җуйган, ә хәзерге вакытта без үз теләгебез белән туган телебездән баш тартабыз.

Тамашачылар каршысында «Әлиф» спектакле белән чыгыш ясау әле беренче тапкыр. Иҗади команда сынатмады, экспериментны уңышлы узды дип уйлыйм. Җирнең энергетикасы бик көчле һәм ул, әлбәттә, сизелеп тора иде.

ARTS BILER FORUMының театр юнәлеше җитәкчесе Гүзәл Галиуллина (К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы) катнашучыларга үзенең теләкләрен җиткерде:

– «Әлиф» спектакле Биләр җирлегендә, әлбәттә, болай гына куелмады. Беренче чиратта, без катнашучыларның югары эстетик ләззәт алуларын теләдек. Спектакльгә тирәнрәк анализ бирсәк, бу бит бию һәм музыканың синтезы гына түгел, ә туган телгә карата мәдхия! Татар милләтенең генә түгел, ә һәр халыкның да үз туган теле бар, һәм һәрбер кеше аны сакларга, мәдәни мирасын буыннан-буынга тапшырырга бурычлы. Мондагы яшь буынга шул фикерне җиткерергә теләдек без. Һәм катнашучыларны хәзерге мәдәнияттә чагылыш тапкан алымнар белән таныштырасыбыз килде. Балалар һәм студентлар үзләрен яңа юнәлешләрдә дә сынасыннар, эзләсеннәр иде. «Әлиф» – моның өчен шәп мисал!

«Беренче карауда ук барысыда аңлашылып бетмәсә дә, спектакльнең илаһи көче сизелеп торды. Актерның һәм иҗат төркеменең уенын карарга бик җаваплы булды, музыка һәм пластика тандемында ниндидер башка халәткә күчә алдык. Әлеге мөмкинлек өчен форумны оештыручыларга зур рәхмәт,» – дип үз теләкләрен белдерделәр тамашачылар.

«Нурбәк Биләр җиренә беренче тапкыр 2001-нче елда сәлкеш буларак килгән иде, хәзер «Алтын битлек» дәрәҗәле премия лауреаты бирегә һәр җәй саен кайта,» – дип ассызыклады Нурбәк Батулла турында «Сәләт» форумнары башкарма директоры Тимур Сөләйманов.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*