tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әлиф»че егетләр «Дәрдемәнд» импровизацион тамашасын әзерли
«Әлиф»че егетләр «Дәрдемәнд» импровизацион тамашасын әзерли

«Әлиф»че егетләр «Дәрдемәнд» импровизацион тамашасын әзерли

Август аенда Заман сәнгате күргәзмәханәсендә «Дәрдемәнд» импровизацион тамашасы булачак – билетлар сатуга чыкты. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

  • «Дәрдемәнд» импровизацион тамашасы – «Әлиф» иҗат берләшмәсе егетләренең чираттагы эксперименталь эше. Ул берләшмәсенең дүртенче тәҗрибәсе. Аланың беренче эше – «Әлиф» хореографик спектакле дәрәҗәле «Алтын битлек» театр премиясенә ия булган иде. Соңрак егетләр Туфан Имаметдинов җитәкчелегендә «Шамаил», «Әллүки» эксперименталь спектакльләрен чыгардылар.

«Шагыйрь Дәрдемәнд (Закир Рәмиев) татар мәдәниятендә аерым урып тота. Аны кафия (рифма) да, шигырьнең гүзәллеге дә, әсәрнең моңлы-көйле булуы да кызыксындырмый, ә бәлки әсәрдәге фикернең тыгызлыгы, күпкатламлыгы һәм сабыр тәңгәллек-тигезлек кызыксындыра», – ди оештыручылар.

Ул татар шигъриятен генә түгел, татар мәдәниятен, халыкның стратегиясен, фикерләү рәвешен дөресләү – Шагыйрьнең төп максаты иде. Аңа яхшы мәгънәсендәге «шартлау» кирәк иде. Ниндидер бер күләмдә ул «шартлатты» да, ләкин ул шартлау аннан соң килгән буен вәкилләре арасында теләктәшлек тапмады», – дип яза оештыручылар.

«Дәрдемәнд» импровизацион тамашасына музыка уен коралларының классик өчлеге: скрипка, альт, контрабас импровизациясе яңгыраячак. Дәрдемәнд шигъриятенең тирәнлеге контртенор тавышлы Рөстәм Яваев җырлавы аша биреләчәк. Биюче – Нурбәк Батулла. Тамашаның композитор – Эльмир Низамов, хореографы – Марсель Нуриев.

«Бу тамашабыз белән без Шагыйрьнең иҗатын тулысы белән кайтару гына түгел, аның татар сәнгатенә яңача карашын дәвам иттерергә, озын гомерле итәргә телибез», – ди режиссёр Туфан Имаметдинов.

Тамаша 19 августта 19 сәгатьтә башлана. Оештыручылар сатуга билетларның бик аз санда чыгарылуын әйтәләр.

idel-tat.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*