tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Елларым – минем байлыгым”
“Елларым – минем байлыгым”

“Елларым – минем байлыгым”

2020 елның 29 гыйнварында Уфа районының 15 санлы Авдон авыл китапханәсендә “Елларым – минем байлыгым” (“Мои года – моё богатство”) дигән очрашу-презентация узды. Бәйрәм милли әдәби традицияләребезгә якынаю, халкыбызның гасырлар буе сыналган рухи кыйммәтләрен саклау максатында үткәрелде.

Кичәне ана телебездә Альбина Якупова ачты. Ул Бәширә Насыйрова репертуарыннан “Дисәнә” (Мидхәт Әбделманов көе һәм сүзләре) җырын башкарды. Ә кунаклар ул теккән калфакларны рәхәтләнеп киеп карый-карый сайлады.

Бу күркәм чарада катнашучылар татарча китап укуны оештырган авыл китапханәсенең туган телне саклаудагы алыштыргысыз ролен билгеләде. Бәйрәмдә поэзиябезнең классик үрнәкләре – Мөхәммәт Закиров, Роберт Миңнуллин, Энҗе Мөэминова, Мәҗит Гафури һәм башка авторлар шигырьләре яңгырады.

Очрашуда Башкортстанның “Ак калфак” татар хаты-кызлары берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафина, оешма эшчәнлегенең асылын билгеләп, болай диде: “Бурычыбыз – милли гаиләләрне, телне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү юлы белән халкыбызны берләштерү”.

Ул китапханәгә “Аккошлар илендә” дигән әкиятләр җыентыгын, Габдулла Тукайның татар, рус һәм инглиз телләрендә басылган “Тылсымлы сәхифәләр” китабын, нәниләр өчен мультфильмнар дискын бүләк итте. Китапханә укучыларына “Ак калфак” оешмасы символикасы төшкән календарьлар, Бөтендөнья татар конгрессының “Татарлар” гәҗите бүләк ителде.

Кичә Габдулла Тукай сүзләренә халкыбыз иҗат иткән “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

Вәлиева Лилия, 15 санлы Авдон авылы китапханәсе мөдире

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*