tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт шигърият дулкынында
Әлмәт шигърият дулкынында

Әлмәт шигърият дулкынында

Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан игълан ителеп, Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, аларның талантларын ачыклау һәм аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыруга юнәлдерелгән Халыкара “Җәлил укулары» бәйгесе 8 ноябрь көнне Әлмәт каласында узды.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәгә шәһәр һәм район мәктәпләреннән, балалар бакчаларыннан 60 тан артык бала килде.

Иҗади бәйгедә катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова сәламләде. Үзенең чыгышында ул бүгенге яшьләрнең үз милләтен, әдәбиятын хөрмәт итүләре, зур теләк белән татар телендә аралашулары, укырга, шигырьләр өйрәнергә ашкынып торуларының куанычлы хәл булуын ассызыклап, бу юнәлештәге эшчәнлекне алга таба да активлаштырырга кирәклегенә басым ясады.

“Җәлил укулары» бәйгесе берьюлы 4 номинациядә:“М.Җәлил әсәрен татар телендә башкару”, “М.Җәлил әсәрен рус телендә башкару”, “Яшь җәлилчеләр” һәм “Сынлы сәнгать” үткәрелде.

Авторның шигырьләрен артистларча зур осталык белән, слайд-рәсемнәр һәм музыкаль озатуда укып залда утыручыларны шул чор вакыйгалары белән яшәргә мәҗбүр иткән, күңелләрне тетрәндергән талантлы балаларга карап бары тик “Афәрин” дияргә кала.

Халыкара иҗади бәйгедә катнашучыларны язучы һәм журналист Илүсә Нәбиуллина рәислегендәге мәртәбәле комиссия бәяләде.

Чара ахырында югарыда санап үтелгән һәрбер номинацияләр буенча җиңүчеләр ачыкланды. Аларга Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге һәм “Альметьевский вестник” газетасының Мактау грамоталары бирелде. Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре исә шигъри бәйгедә катнашучыларның һәрберсенә сертификатлар тапшырдылар, җиңүчеләр китаплар белән бүләкләнде.

Фәрдия Хәсәнова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*