tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт татар дәүләт драма театры Димитровград шәһәренә иҗади сәфәргә юл алды
Әлмәт татар дәүләт драма театры Димитровград шәһәренә иҗади сәфәргә юл алды

Әлмәт татар дәүләт драма театры Димитровград шәһәренә иҗади сәфәргә юл алды

Әлмәт татар дәүләт драма театры бүген Димитровград шәһәренә иҗади сәфәргә юл алды. 14-15 май көннәрендә “Кызлар килде авылга” (Н. Гаетбай), “Диләфрүзгә дүрт кияү” (Т.Миңнуллин) һәм балалар өчен “Времена года” әкиятен күрсәтәчәкләр. Труппаның бу тарафка гастрольләргә беренче чыгуы түгел: 2007 елда М. Кәримнең “Кыз урлау” музыкаль комедиясе белән Әлмәт театрын Ульян өлкәсенә танытып кайтканнар иде.

Безнекеләр юк чакта сәхнә буш тормаячак – бирегә Островский исемендәге Димитровград драма театры килә. 14-15 май көнне 13.00 сәгатьтә балалар өчен «Генерал Фанта-геро» спектакле, кичен өлкән тамашачыларга «Дон Жуан в масштабе тыла» яшь аралаш комедия тәкъдим ителә.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*