tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт театры “Диләфрүзгә дүрт кияү”не сәхнәләштерде
Әлмәт театры “Диләфрүзгә дүрт кияү”не сәхнәләштерде

Әлмәт театры “Диләфрүзгә дүрт кияү”не сәхнәләштерде

Апрель азагында Әлмәт драма театрында Туфан Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү” әсәре буенча куелган спектакльнең премьерасы узды.

Дүрт дистә ел элек язылган әсәр геройлары тамашачы алдында заманча киемнәрдә, бүгенге көн атрибутикасы белән җиһазланган кыяфәттә чыктылар. Диләфрүз дә бозаө карамый, хәзер ул яңа модалы һөнәр иясе – ландшафт дизайнеры. Күрше авыл кияү егете Исмәгыйль дә матайга утырып килми, БМВ машинасында гына җилдертә.

Театрның билет тарату хезмәте премьерага яңалык әзерләгән иде: социаль челтәрләрдә үз битендә яңа cпектакльгә реклама ясаган тамашачылар чакыру билетлары алдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*