tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт театры Илшат Агиев истәлегенә багышланган спектакльләр атнасы игълан итә
Әлмәт театры Илшат Агиев истәлегенә багышланган спектакльләр атнасы игълан итә

Әлмәт театры Илшат Агиев истәлегенә багышланган спектакльләр атнасы игълан итә

Әлмәт театры фаҗигале вафат булган актер Илшат Агиевның якты истәлегенә багышланган спектакльләр атнасы игълан итә.

Кичә театр Хәй Вахит пьесасы буенча куелган “Күк капусы ачылса” спектаклен онлайн күрсәтте. Әлеге спектакльдә Илшат Агиев уйный иде.

5 майда онлайн форматта Илшат Агиевны искә алу кичәсе уздырыла.

13 һәм 15 май көннәрендә театр Таҗи Гыйззәтнең “Кыю кызлар” һәм Нәкый Исәнбәтнең “Качаклар” спектакльләрен онлайн күрсәтә. Спектакльләр театрның рәсми сайты аша трансляцияләнә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*