tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттә “Ак калфак” оештырган милли бәйрәм гөрләде
Әлмәттә  “Ак калфак”  оештырган  милли бәйрәм  гөрләде

Әлмәттә “Ак калфак” оештырган милли бәйрәм гөрләде

23 май   көнне  Әлмәтнең  “Татарстан нефтенең 60 еллыгы” исемендәге  ял паркында  “Мин  яратам сине,  Әлмәтем!”  дип исемләнгән,  күп төрле чараларны үз эченә алган  искиткеч матур бәйрәм булып узды.  “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының  Әлмәт бүлеге, “Альметьевский  вестник”  газетасы редакциясе,  мәгариф идарәсе белән берлектә оештырылган   кичә, башыннан ук милли төсмер алып, халкыбызның гореф– гадәтләрен, телен, мәдәниятен  пропагандалауга  багышланган  тантанага әверелде.

Әлмәтлеләрнең  генә  түгел, тирә–як төбәктә яшәүчеләрнең дә иң яраткан урыны булган  паркның төрле  почмакларында   кичке дүртләрдә  “Мин татарча  сөйләшәм!”  акциясе белән  башланып  китте.

Район  һәм шәһәрнең  балалар бакчалары,  мәктәпләрдән килгән   коллективларның  бер өлеше  халкыбызның күңел бизәкләрен, кул эшләренә булган осталыгын чагылдырган  күргәзмәләр  оештырдылар. Алай гына да түгел, 10 нчы  бакча тәрбиячеләре  теләге булган һәркемне кул эшләренә, чигәргә өйрәттеләр, мастер– класслар уздырдылар. Аз гына читтәрәк  зәвык белән  урнаштырылган  татар курчаклары  күргәзмәсе  игътибарны үзенә җәлеп итә. Милли  киемнәр  кигән укытучылар, тәрбиячеләр  бердәм булып ял итүчеләргә Сабантуй,  “Аулак өй” күренешләрен  күрсәтә.  Шунда ук  чүлмәк  вату, баудан әйбер кисү кебек халык яратып уйный торган  бәйгенең  башлануын хәбәр итәләр.  Милли ризыклар да игътибардан читтә калмады.  Ак ашъяулыклар, чиккән сөлгеләр белән бизәлгән табынга куелган  кош теле, чәкчәк, гөбәдия, өчпочмакны авыз итеп караганнан  соң кайберәүләр  бу ризыкларны  әзерләү рецептын да  сорап алдылар. Паркның өч як капкасында  ял итәргә килүчеләрне  милли киемле егет– кызлар каршы алды.  Алар халыкны   мәйдан уртасына чакырып,  “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе  кысаларында  әзерләнгән  “Татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен   иң мөһим 10 кайгыйдә.” дип  аталган  буклетлар тараттылар.

Халык  күргәзмәләр карап, уеннар белән  мәшгуль булган арада  парк сәхнәсе  бакчада тәрбияләнүче сабыйлар  һәм мәктәп укучылары  карамагына  күчте. Алар үзләренең саф татар телендә сөйләгән  шигырьләре,  моңлы  җырлары,  милли биюләре белән  тамашачыларның мәхәббәтен яуладылар.

Программа  буенча   кичке алтыда, ТАССР га –95, Татарстан   Дәүләт  Советы  төзелүгә –25,  Әлмәт районына –85 ел тулу  һәм  “Альметьевский вестник” газетасының 18 яшьлек туган көненә багышланган  бәйрәм концерты башланып китте.

Әлмәт муниципаль районы  башлыгы вазифаларын башкаручы  Наҗия  Хәйдәрова  “Ак калфак” оешмасының Әлмәт бүлеге   тарафыннан  алып  барылган  эшчәнлекне югары бәяләде һәм зыялы, милли гореф–гадәтләрне  ихтирам иткән  яшьләрне  тәрбияләү  юлында  киләчәктә дә шулай  актив  булуларын теләде.

Милләтебез алдындагы  олы  хезмәтләрен искә  алып,  “Ак калфак” оешмасы  Әлмәт  бүлеге җитәкчесе  Ландыш Зариповага  Рәхмәт хатын  тапшырды.

Чара  барышында  “Балага  бәхет  бүләк ит” акциясен дәвам итеп   Ландыш   Нәгыймулловна   Яңа  Кәшер авылында  яшәүче  Гөлчәчәк һәм  Равил  Сайфуллиннар гаиләсендә тәрбияләнүче 3 яшьлек  Тимурга уенчык машина һәм   4 мең сумлык  сертификат  тапшырды.    Бәйрәм  бөтен  халкының  бердәм булып  “Туган тел” җырын җырлавы белән тәмамланды.

Фәрдия Хәсәнова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*