tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттә конгрессның Бюро утырышы узды
Әлмәттә конгрессның Бюро утырышы узды

Әлмәттә конгрессның Бюро утырышы узды

2014 елның 12 ноябрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бюросы Әлмәт шәhәрендә үзенең күчмә утырышын уздырды. Конгресның эш планы нигезендә бюро утырышлары даими рәвештә Казанда, Россия төбәкләрендә, шулай ук Татарстан районнарында үткәрелеп килә. Милли яшәеш юлында барлыкка килеп тора торган проблемалар нәкъ менә шушындый киңәш мәйданнарында үзләренең чишелеш юлларын эзли. Әлмәттәге утырыш та бик актуаль  проблемаларга һәм аларны чишү юлларын эзләүгә багышланды.

Төп тема: 2014-2016 елларга каралган “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау” Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә куюда төп юнәлешләр. Бу чарада Рәсәйнең башка төбәкләреннән килгән кунаклар,Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш районнарының БТК бүлекчәләре җитәкчеләре, Әлмәт мәгариф Идарәсе хезмәткәрләре, җәмәгатъ эшлеклеләре, дин әhелләре hәм башка бик күп оешма вәкилләре катнаштылар, фикер алыштылар. Киңәшмә бик эшлекле атмосферада узды.Тәҗрибә уртаклашулар булды.

Чувашстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбулловның чыгышы, эшлекле, файдалы тәкъдимнәре утырышта катнашучыларда тирән кызыксыну уятты.ТР Фәннәр академисенең Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институтының баш фәнни хезмәткәре, бюро әгъзасы, тарих фәннәре докторы  Исхаков Дамир Мәвләви улы төбәк тарихын өйрәнүнең әhәмияте турында эчтәлекле мәгълүмәт бирде.

Татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе җитәкчесе, бюро әгъзасы Фәрит Яскәрович Уразаев милләтнең аңын һәм иң мөһиме үз дәрәҗәсен үстерү өчен милли символларның кирәклеген ассызыклады, шулай ук бүгенге шартларда җирләрне милек буларак саклап калу кирәклеген билгеләде.

Утырышта иң зур проблема-татар мәктәпләренең югалулары, ябылулары турында булды. Шул исәптән,  Әлмәт шәhәрендәге татар гимназиясенең дә бүгенге көндә рус мәктәпләре рәтендә булып, исеме генә калуы турындагы борчылу сүзләр яңгырады.

Утырышны алып баручы Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Зиннур улы  Закиров билгеләвенчә,  “урыннарда мондый җыеннар үткәрү милләтебез алдындагы кискен мәсьәләләрне хәл итү юлында бик мөһим инструмент булып тора, милләтнең потенциалы бик зур һәм без барыбыз бергә эшләгәндә генә ниндидер нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз”.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*