tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттә Р.Фәхретдинга багышланган атналык узды
Әлмәттә Р.Фәхретдинга багышланган атналык узды

Әлмәттә Р.Фәхретдинга багышланган атналык узды

Әлмәт муниципаль районында системалы рәвештә елдан-ел район һәм шәһәр күләмендә барлык мәгариф учреждениеләрендә Р.Фәхреддин мирасына багышланган атналыклар, айлыклар һәм чаралар үза. Үткәрелгән чаралар аның мирасын тирәнтен өйрәнү, балаларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү максатына юнәлтелгән. Шушы форсаттан файдаланып 2016 елның 27 гыйнварында Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлекчәсе, Әлмәт муниципаль районының белем бирү оешмасы белән берлектә Колшәрип урта белем бирү мәктәбендә «Риза Фәхреддин нәсыйхәтләрен укыту-тәрбия процессында куллану» дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен район күләмендәге семинарын уздырды.

Семинарда районыбызның авыл җирлекләрендә хезмәт итүче укытучылар һәм тәрбиячеләр катнашты.

Әлеге чара бик югары дәрәжәдә һәм дә отышлы булып түбәндәге өлешләрдән торды:

– «Һәр кешенең үз холкы, үз язмышы» дигән темага татар әдәбиятыннан Фатих Хөснинең «Йөзек кашы»әсәре буенча 7 класста бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе;

  • «Р.Фәхреддиннең «Нәсыйхәт» китабына сәяхәт». 6, 8, 9 класс укучылары өчен класс сәгате;
  • «Әхлак тәрбиясе – күңел хәзинәсе» 1-4 классларда әдәби-музыкаль кичә;
  • «Риза Фәхреддин нәсыйхәтләрен укыту-тәрбия процессында куллану». Колшәрип урта мәктәбе директоры чыгышы;
  • «Риза Фәхреддин нәсыйхәтләрен мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әдәп-әхлак тәрбиясе бирү процессында куллану» «Гөлбакча» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе чыгышы;
  • Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе чыгышы;
  • Әлмәт районы мөхтәсибәте имам – хатибы чыгышы;
  • Кичүчат авылы Риза Фәхреддин мемориаль музее директоры чыгышы.

И.Р.Салахов, БТКның Әлмәт бүлекчәсе рәйсе, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*