tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эльмира Сәлахова: «Шәҗәрә төзеткәндә «күркәм» нәсел итеп ясап бирүчеләрдән сак булырга кирәк»
Эльмира Сәлахова: «Шәҗәрә төзеткәндә «күркәм» нәсел итеп ясап бирүчеләрдән сак булырга кирәк»

Эльмира Сәлахова: «Шәҗәрә төзеткәндә «күркәм» нәсел итеп ясап бирүчеләрдән сак булырга кирәк»

Соңгы елларда халык буыннар чылбырын барлау, нәсел шәҗәрәләрен төзү белән кызыксына башлады. Кемдер әле бу эшкә тәвәккәлләп тотынырга гына уйлыйдыр. Тарих фәннәре кандидаты, Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Эльмира Сәлахова белән без шәҗәрә төзү тәртибе турында сөйләштек.

– Татарларда шәҗәрә төзү традициясе бик борынгы чордан ук килә. Һәр кеше үзенең җиде буынын белергә тиеш, ә үзен галим дип санаганнар өчен бу тугыз буынга кадәр таләп ителә. Татарларда бик борынгыдан язылып килгән, ерак буыннарны туплаган кулъязма шәҗәрәләр булган, алар буыннан буынга мирас итеп бирелеп барган.

Шәҗәрәләр ни өчен кирәк соң? Ханлык чорында морзалар үзләренең туганлык бәйләнешләрен, җир биләмәләре белән килеп чыккан аңлашылмаучанлыкларны шуңа таянып хәл иткән, ягъни шәҗәрә рәсми документ саналган һәм юридик көчкә ия булган. Бүгенге көндә ул документ буларак кабул ителми, шулай булса да, практик әһәмияте зур булып кала бирә. Нәсел тарихы буыннар арасындагы бәйләнешне саклый. Шәҗәрә төзегәндә без әби-бабайларның исемен, туган елын гына белеп калмыйча, аларның нинди авырулардан вафат булуын, кайсыбер чирләрнең нәселдән үк килүен ачыклый алабыз. Җиде буын бабаңны бел дигән сүз юктан гына барлыкка килмәгән. Галимнәр тарафыннан генетик хәтернең җиде буынга кадәр саклануы расланды.

– Татарларда классик шәҗәрәләр бары тик ир кеше линиясе буенча гына төзелә дип ишеткәнем бар.

– Дөрес. Без әтиебез ягыннан әби-бабайларны барларга тиешбез, әни ягыннан нәселне өйрәнү өчен аның әтисе, ягъни бабабыз ягыннан эзләнә башлыйбыз. Шәҗәрә төзү, ата-бабаларны ачыклау катлаулы эш, аңа җитди профессиональ караш булырга тиеш. Моны бары тик бу эшнең методикасын, документларның үзенчәлеген белгән, алар белән иркен эш итә алган кешеләр генә башкара ала. Архив гражданнар өчен мондый хезмәтне күрсәтә, ул аларның гаризасы нигезендә башкарыла. Гаризада мәгълүмат төгәлрәк күрсәтелгән саен, нәсел шәҗәрәсен ачыклау тизрәк башкарылачак.

Бу хезмәт түләүле башкарыла. Табылган мәгълүматның күләменә карап, аның бәясе дә билгеләнә. Башкару срогы бер ай, ләкин бу срокның күпмедер үзгәрүенә кайбер факторлар тәэсир итәргә мөмкин, мәсәлән, сез биргән мәгълүматның төгәл булуы эшләү вакытын кыскарта ала – ул очракта гаризагызга җавапны вакытыннан да алдан аласыз, ә киресенчә булганда, кеше әби-бабасының исемен, туган урынын якынча гына белә икән, ул эзләүне бермә-бер катлауландыра, вакыт сузыла. Шуңа да архивка мөрәҗәгать итү бары тик хатирәләрегезне яңартканнан соң гына, эзләүне башлап җибәрерлек төгәл «җеп очы» тапканнан соң гына булырга тиеш. Шул очракта гына сез архив хезмәткәрләрен «буш казынулардан» азат итәсез.

Табылган материал «архив белешмәсе» («архивная справка») рәвешендә бирелә, һәр табылган фактның нигезләмәсе күрсәтелә, ягъни бу мәгълүмат кайсы документның нинди битендә булуы языла. Эшләнелгән нәсел тарихының дөреслеге – бу эшне башкарган хезмәткәрдән башлап, бүлек, архив җитәкчесе имзасы белән раслана. Мондый төр документ юридик көчкә ия.

– Шәҗәрәне үзем төзергә теләсәм, мин ниләр белергә тиеш?

Эшне иң элек үзебезнең буыннан башлыйбыз. Әби-бабайлардан, туган-тумачалардан сорашып, алар белгән иң ерак бабайны табасыз. Аның исемен һәм туган елын белгән очракта, эшне үз районыгызның ЗАГС идарәсе ярдәмендә дәвам итәсез. 1922 елдан башлап хәзерге көнгә кадәрге документлар анда саклана. Туганлык җепләре булган кешеләр өчен ул мәгълүмат ачык. Тагын да тирәнрәк «казынасыгыз» килсә, 1922 елга кадәр туган бабаларыгыз турындагы мәгълүматны Татарстанның Дәүләт архивыннан эзли аласыз. Нәсел тарихына караган материаллар метрика кенәгәләрендә бар. Һәр мәхәлләдә туган, никахлашкан, аерылышкан, вафат булган кешеләрне мулла теркәп барган. Татарстан Республикасының Дәүләт архивында, нигездә, 1860 еллардан борынгырак мөселман метрика кенәгәләре сакланмый (кайбер аерым авыллар буенча метрикалар 1830 еллардан башлап саклана, ләкин алар бик аз). Аннан борынгырак мәгълүматларны «ревизская сказка» дигән документлар бирә ала. Россиядә барлыгы ун ревизия, ягъни халык санын алу булган. Иң беренче ревизия 1719 елда, ә иң соңгысы 1858 елда булган. Метрика кенәгәләрендә табылган иң борынгы мәгълүмат белән иң соңгы ревизия документыннан үз нәселегезгә караган «җепне» тоташтырасыз, аннан шул ревизия документлары белән мөмкин кадәр борынгылыкка таба барасыз.

Монда инде документларның сакланып калу-калмавы роль уйный, кайбер авыллар буенча аларның сакланышы яхшы, тулы булырга мөмкин, ә кайбер авыл документлары бөтенләй дә сакланмаганлыгы ачыклана. Татар авыллары буенча Дәүләт архивында иң «борынгы» «ревизская сказка» 1834 елга карый, ә аннан борынгыракларны Мәскәүдәге «Российский Государственный архив древних актов» дигән оешмадан эзләргә кирәк. Татарстан архив фондлары якынча биш, кайбер очракта җиде бабайны ачыкларга мөмкинлек бирә (ничә буын ачыклануы документларның булу-булмавы, саклану-сакланмавы белән бәйле). Шәхсән минем үзем, Мәскәү архивлары фондларын да өйрәнеп, әтием ягыннан тугыз буын бабамны ачыклый алдым.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу эшне мөстәкыйль башкару өчен фәнни багажыгыз булу зарур, ягъни сез тарихны әйбәт белергә, андагы аерым вакыйгалар турында мәгълүматлы булырга, татар тормышының үзенчәлеген, аның эчке халәтен тоемларга тиешсез. Моннан кала кулъязма гарәби текстлар белән оста эш итү (метрика кенәгәләре) һәм дә иске урыс язуын (ревизская сказка) укый белү сорала. Үзегездә шул көч барлыгына инансагыз, бу эшкә алына аласыз. Әгәр дә юк икән, вакыт әрәм итеп, документларны «җәфалап» утыруның ни файдасы, нәтиҗәсе булыр икән? Сез нәсел тарихыгызны үзегез белгән, сезнең «теш үтәрлек» булган вакытка кадәр өйрәнә аласыз. Ә зур белем һәм тәҗрибә таләп иткән, катлаулы документлар белән генә өйрәнү мөмкин булган чорны профессионалларга тапшырырга кирәк.

– Эльмира, соңгы вакытта шәҗәрә төзеп бирүчеләр шактый күбәйде. Интернеттан әлеге эш белән шөгыльләнүче махсус фирмаларга да юлыгасың. Аларның барысына да ышанырга буламы икән?

Андыйларга мөрәҗәгать итү-итмәү кешенең үз ихтыярында, ләкин мин тарихчы, бу эшнең нинди белем таләп иткәнен белгән кеше буларак, моңа җиңел карарга киңәш итмәс идем. Бу бит синең нәсел тарихың, бабаларың, әбиләрең, үткәнең – газизләрең. Мин газизләремне теләсә кем кулына тапшырмас идем. Нәсел ул гомергә бер тикшерелә, шәҗәрә төзелә һәм киләсе буынга ядкарь ителә, киләсе буынга нинди мирас җыеп калдырасыз, аны кемнәр җыеп бирә, дөрес бирәләрме, әллә акча алу өчен тоташмаган «җепләрне» дә тоташтырып, бик борынгы, «күркәм» нәсел итеп ясап бирәләрме – сезгә болар мөһим икән, теләсә кемгә мөрәҗәгать итмәячәксез. Мода артыннан куып, минем шәҗәрә күршемнекеннән, дустымныкыннан, хуҗамныкыннан борынгырак, зуррак булсын дисәгез, андый теләкләрне үтәп, чәчәкләп-чуклап та эшләп бирәләр. Кемгә, кая мөрәҗәгать итү һәр кешенең үз хокукы. Кемдер профессиональ табибка йөри, ә кемдер сихер белән аякка бастырырга вәгъдә итүчегә ышана, барысы да әйбәт буласына өметләнә. Монда да шул ук хәл. Әңгәмәдәшем сүзләренчә, соңгы елларда нәсел тарихлары белән кызыксынучыларның саны шактый арткан. Хәтта Мәскәү архивларында эшләүчеләр дә, нәсел тамырлары белән кызыксынучылар арасында аеруча татарлар күп, диләр икән. Сүз уңаеннан, казанлылар гына түгел, Россия киносы йолдызлары да, нәсел буынын белергә теләп, еш кына Татарстан Дәүләт архивына мөрәҗәгать итә икән. Шундыйлардан, Нонна Гришаева, Ольга Аросьева, Сергей Шәкүров та туганнарын моннан эзләгән.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*