tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшәеш мәгънәсе хатын-кыз кулында
Яшәеш мәгънәсе хатын-кыз кулында

Яшәеш мәгънәсе хатын-кыз кулында

Бөек рус язучысы Антон Чеховның бик тирән мәгънә салынган шундый сүзләре бар: “Кешенең бөтен нәрсәсе дә матур булырга тиеш: киеме дә, йөзе дә, күңеле дә, фикере дә”. Татарстанныж Азнакай район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Эльвира Сәйлүн кызы Галиева белән күрешкән саен классикның шул әйтеме искә төшә. Хатын-кыз мөләемлыгы, матурлыгы киемендә дә, йөзендә дә, фикер сөрешендә дә аның. Районкүләм үткән чараларда буй-сынына килешеп торган күлмәкләрен, төс-килбәте аларга туры китереп тегелгән калфакларын күреп сокланучылар, кызыгып караучылар бер мин генә түгелдер дип уйлыйм. Элек-электән безнең татар хатын-кызлары әнә шулай зәвыкле киенә белгән. Эльвира ханымның да бу мәсьәләгә үз карашы.

–Әбиләребез сандыкларын ачып карасак, анда изү-итәкләре ябык, үзенчә матур чигелеш белән яки тасмалап, бөрмәләп эшләнгән күлмәкләргә тап булабыз. Борын-борыннан сакланып килгән бу матурлыкны нигә үзебезгә дә үрнәк итеп алмаска? Ничек затлы да, күңелгә ятышлы да алар! Ә бит бала тәрбияләгәндә ничек киенүебез, үз-үзебезне тотышыбыз, һәр эш-гамәлебез мөһим, алар бу хакта яхшы белгән, чөнки сабыйларыбыз боларның барсын да күреп, үзенчә бәяләп, сеңдереп үсә. Аннары, хәзер дә ир-егетләребез, минемчә, хатын-кызларның тән-гәүдәләре бик ачып салынмаган киемдә йөрүен ныграк хуплый… – ди ул.

Хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны, балалар тәрбияләүдә аңа йөкләнгән җаваплылык мәсьәләләре хакында еш уйланган, бу хакта фикерләре белән кыю уртаклашкан Эльвира Сәйлүн кызының район хатын- кызларының иҗтимагый тормышын җанландырып җибәрүгә алынуы яңалык булмады, чөнки бу омтылышны туктатырлык түгел иде инде. Башкалабыз Казанда үткән икенче Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында катнашып, аннан җилкенеп, яңа идеялар белән янып кайтты ул. Әүвәл үз тирәсенә фикердәшләрен җыйды. Әнә шулай оешманың советы төзелде, максатлар куелды. Җәмгыять советында төрле һөнәр ияләре: табиблар, юристлар, психологлар, укытучылар, аш-су осталары… Бу исә эшне төрле юнәлештә алып баруда профессионалларга таяну мөмкинлеге бирде. Шулай итеп, хатын-кызлар оешмасы да яңа статус алды, “Ак калфак”ның район оешмасы, “Пар канатлар” клубы төзелде, шәһәрдә һәм авылларда димчеләр барлыкка килде, социаль яклау бүлеге, яшүсмерләр эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе белән үзара хезмәттәшлек, мәгариф, үзәк сырхауханә, эчке эшләр бүлеге, гомумән, халык белән эшләүче барлык оешмалар белән тыгыз элемтәләр урнаштырылды. Әнә шулай хатын- кызлар иҗтимагый оешмасы районда иң эреләрнең берсенә әверелеп, актив, бар яклап үрнәк, тормышыбызның яман яклары белән көрәшкә алынган, гаилә, бала хакын хаклый белә торган ханым-туташларны көннән-көн үзенә тарта тора.

Азнакайда ел да уздырыла торган “Чатыртауда җыен”га килгәч, республиканың “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кәдрия Идрисова да Азнакай хатын-кызларының бу активлыгына хәер-фатихасын юллап, мәгънәле киңәшләрен биреп, уй-фикерләрен бүлешеп киткән иде. Аннан соң да аңа Эльвира Галиева җитәкчелегендә оештырылган “Ак калфак”, “Пар канатлар” чараларында, димчеләр кавыштырган парлар белән танышуда, каз өмәсендә, мөселманча никахлашу тантансында катнашырга насыйп булып, аларны да ул бик ошатты, югары бәяләде.

–Хәйриячелеккә аеруча игътибар бирергә тырышабыз, –ди Эльвира Сәйлүн кызы. – Чөнки игелек гамәле кылгач, күңелләр тагын да сафланып киткәндәй була, бу халәт кешеләрне бер-берләренә тагын да якынайта, матур эшләргә этәрә. Элек-электән безнең Азнакай халкы шулай бер-беренә ярдәм итешеп яшәгән. Җәйләрен районның бөтен актив хатын-кызларын, теләге булган башкаларны да җыеп, җиләк, себерке, дару үләннәре җыярга чыгабыз, бу урман нигъмәтләрен табигать хозурына бару мөмкинлеге булмаган инвалидларга, өлкән яшьтәге, ялгыз яшәүче шәһәрдәшләребезгә таратабыз.

Аның катнашында яки башлангычында оештырылган нинди генә чараны алсаң да, аларда эчкерсезлек, мәгънә, тәрбияви йогынты салынган булыр. Сөмбелә, Нәүрүз, Карга боткасы, Әбием сандыгы, Каз өмәсе кебек онытылып килүче йолаларыбызны яңарту, аларга заманча сулыш өрүдә, балалар бакчаларында кулланыш алган “Бишек җырлары” проектын республикакүләм җәелдерүдә, хәрби хезмәттәге егетләребезгә бергәләшеп бәйрәм котлаулары – хатлар язу йоласын кертүдә, “Пар канатлар” клубы очрашуларын мавыктыргыч, җанлы итүдә, димчеләребезне танытып, аларның эшчәнлеген район кысаларыннан читкә дә чыгаруда… – боларның барсында да аның да зур өлеше, тырышлыгы ята. Район ветераннар советының “Әбиләр чуагы”, “Кышкы бал” бәйрәмнәре дә ул җитәкләгән хатын-кызлар советы активистларыннан башка үтми.

– Боларның барсына да ничек җитешәсез? – дигән сорау, тәгаен, урынсыз булыр, чөнки бу инде аның яшәү рәвешенә әверелгән. Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Оренбург каласында үткәрелгән күчмә утырышыннан анда заманында мөгаллимәләр әзерләү мәктәбенә нигез салган үзебезнең Мәндәй авылы кызы Багбостан Мөэминова турында ишетеп кайткач, бу хакта үтә дулкынланып, күз яшьләрен дә тыя алмый сөйләвен тыңлап торганда аңладым мин моны. Милләтпәрвәр дип менә шулай аның үткәненә дә, бүгенгесенә дә битараф булмаган, тынгысыз җаннарны атыйлардыр.

– Бүгенге көндә яшь буынга дөрес тәрбия бирүдә халык педагогикасы хәзинәләреннән файдалану кирәклеге үзен сиздерә. Чөнки балаларыбызда милли үзаңны формалаштыру һәм шуның аша туган телен, халкын сөюче, аның чын тарихын өйрәнергә омтылучы, үз милләтенең мәнфәгатьләре өчен янып-көеп йөрергә сәләтле шәхес тәрбияләүне алардан башка күз алдына китереп булмый. Көчле рухлы, үзенә ышанган, максатчан яшьләр тәрбияләүдә әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләребезгә таянырга, заманча, яңа традицияләр булдыру өстендә эшләргә кирәк безгә, – дигән иде ул психоактив матдәләрне куллануга каршы көрәш буенча республика комиссиясенең күчмә утырышында яшь буында сәламәт яшәүгә омтылыш тудыру һәм наркоманлык кебек тормыш яманлыгына каршы көрәшүдә хатын-кызлар иҗтимагый оешмаларының роле турында чыгыш ясап. Әлбәттә, ул сүздә генә калмады. Райондагы хатын-кызлар оешмаларына конкрет бурычлар йөкләнде. Имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны шефлыкка алып, аларның яшәү, көнкүреш шартлары, әти-әниләр белән мөнәсәбәтләре белән даими кызыксынып тору, аларны спортка, иҗтимагый чараларга тарту, тормышта үз урыннарын табарга булышу шушы эшчәнлекнең бер юнәлеше булып тора.

Югары трибунадан ясаган чыгышында ул дәүләт, иҗтимагый оешмалар, милли берләшмәләр катнашында наркоманлыкны кисәтү, сәламәт яшәү идеяларын формалаштыруга юнәлтелгән максатчан программа булдыру кирәклеге турында фикерен дә җиткерде.

Әнә шулай куйган максатына бөтен күңелен салып, бар тырышлыгын биреп, райондашларының рухи дөньясын тагын да баерак, матурырак итү нияте белән яши хатын-кызлар җәмгыятен җитәкләгән Эльвира Галиева һәм моны тоеп алган фикердәшләре дә көннән-көн артуга таба. Сүз дә юк, үзебез бердәм, уйларыбыз бердәй икән, яшәешебез дә мәгънәле, эшләребез дә уңай булыр.

Лиза НУРЛЫЕВА, “Маяк” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*